Яңалыклар

26.12.2023

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар  нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков белән очрашты.

Очрашуда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе эше һәм аның 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

26.12.2023

ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникулларында халыкның комплекслы иминлеген һәм ТКХның өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча брифинг узды.

26.12.2023

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел җитәкчесе-2023» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты. 

 

26.12.2023

Бүген «Корстон» КСККда (Казан) «Ел җитәкчесе-2023» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Тантанада шулай ук Татарстаннан РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, ТР Рәисе  һәм ТР Министрлар Кабинеты Администрацияләренең җаваплы хезмәткәрләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, директорлар корпусы ветераннары, ММЧ вәкилләре катнашты.

26.12.2023

Чит илләр белән хезмәттәшлекне үстерү кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты. Иннополистагы очрашуда шулай ук Иннополис мэры Руслан Шаһгалиев һәм «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов катнашты.

 

26.12.2023

Татарстан территориясе күп гасырлар дәвамында татарларның, русларның, чуашларның, удмуртларның, мариларның, мордваларның һәм башка күп халыкларның тыныч яшәү һәм иҗади хезмәттәшлек итү урыны булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышында хәбәр итте. Чара ТР Милли китапханәсендә узды.

26.12.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәдәният учреждениеләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшыру тантанасында катнашты. Чара ТР Милли китапханәсе каршындагы мәйданда узды.

26.12.2023

Бүген Казан Кремлендә 2023 елда волейбол буенча Россия Кубогын яулаучы «Зенит-Казан» ирләр волейбол клубы командасына хөрмәт күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларны һәм тренерлар составын котлады.

Исегезгә төшерәбез, «Зенит-Казан» волейбол клубы 12 тапкыр Россия Кубогын яулады.

25.12.2023

Яңа ел алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән гадәттәгечә очрашу үткәрде. Очрашу Казан Кремлендә узды.

25.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы, Россия Герое Айнур Сафиуллин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

 

Битләр: << 261 262 263 264 265 ( 266 ) 267 268 269 270 >>