Бүген Казанда "Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл" күптелле белем бирү комплексында «Яңарыш» республика фонды тарафыннан уку-җитештерү станокларын «Адымнар» күптелле белем бирү комплексларына тапшыру тантанасы узды. «Адымнар» мәктәпләре директорларына сертификатларны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "ТАНЕКО"ның яңа җайланмаларын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.
Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа боз сарае ачты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә.
Әлмәткә килү белән үк Рөстәм Миңнеханов Югары нефть мәктәбе кампусының уку-лаборатория корпусында булды.
Рөстәм Миңнеханов бүген Алексеевск-Әлмәт түләүле трассасының сыйфатын тикшерде.
Участокның гомуми озынлыгы 145 километр. Барлык эшләрне тәмамларга һәм трассаны 2024 елның октябренә тапшырырга планлаштыралар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда 1 Май мәйданында "Кремльдән Кремльгә кадәр" автоузышында катнашучылар белән очрашты. Бүген автомобильләр колоннасы Мәскәүдән Казанга кадәр М-12 «Көнчыгыш» тиз йөрешле федераль трассасы буйлап хәрәкәт ачты.
Бүген М-12 «Көнчыгыш» Мәскәү – Казан тиз йөрешле автомобиль юлы ачылуга багышланган тантаналы концерт узды.
Чара «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, «Автодор» дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар мөрәҗәгать итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча совет утырышында катнашты.
Бүген М-12 «Көнчыгыш» Мәскәү - Казан тиз йөрешле автомобиль юлын ачу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, территорияләре буенча яңа автомагистраль маршруты узучы төбәкләр җитәкчеләре, шулай ук «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко катнашты.
Бүген Россия Президенты Владимир Путин, вице-премьер Марат Хөснуллин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында М-12 «Көнчыгыш» трассасын ачу тантанасы узды.