Владимир Путин Казанга визиты барышында Ту-160М стратегик ракетоносецта очыш ясады

22.02.2024

Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Ту-160М стратегик ракетоносецта очыш ясады.

Кичә дәүләт Башлыгы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казан авиация заводында булган иде, предприятиене модернизацияләү барышы белән танышты һәм Ту-160М ракетоносецларның берсенә утырды.

Ту-160 хәрби авиация тарихында канат геометриясе үзгәртелә торган иң зур тавыш тизлегеннән тизрәк очучы самолет, шулай ук дөньяда иң көчле хәрби самолетларның берсе булып тора.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.