Яңалыклар

24.01.2024

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау тармагы эшен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уңай бәяләде. "Без төп демографик күрсәткечләрдә уңай динамика күрәбез", - диде ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле утырышында.

Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды һәм 2023 елда ведомство эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2024 елга бурычларга багышланды.

Төп нотык белән ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, узган ел сәламәтлек саклауны үстерүгә шактый акча - якынча 119 млрд. сум бүлеп бирелгән. Шуның 14 млрд. сумнан артыгы – төзелешкә һәм капиталь ремонтка дип.

24.01.2024

Татарстанда 2023 елда халыкның үлем-китем очракларын кимегән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында ведомство башлыгы Марсель Миңнуллин сөйләде.

Йомгаклау утырышы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2023 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2024 елга бурычларына багышланды. Чара «Казан Экспо» ХКҮдә узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Оксана Гусева һәм башкалар катнашты.

24.01.2024

Бүген Казанда 2023 елда Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасының гражданнар оборонасы һәм территориаль өстәмә системасы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2024 елга бурычлар билгеләделәр. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

24.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов реципиентлар һәм аларның туганнары белән очрашты. Очрашу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау утырышы кысаларында, «Казан Экспо» ҮКҮ мәйданчыгында узды.

Очрашуда шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Оксана Гусева, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм башкалар катнашты.

24.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың медицина учреждениеләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасында катнашты.

Бүләкләү «Казан Экспо» ХКҮ каршындагы мәйданчыкта узды. Исегезгә төшерәбез, бүген биредә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле утырышы уза.

24.01.2024

Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча XIX Бөтенроссия ярышларын ачуда катнашты. Чара Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе спорт манежында узды.

24.01.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа гына ачылган «Нуриевлар клиникасы» медицина үзәгендә булды.

Үзәк Академик Лаврентьев урамындагы 13 нче йортта урнашкан, бу инвестиция проекты, аңа «Нуриевлар клиникасы» компанияләр төркеме 237 миллион сумнан артык үз акчаларын керткән. Исегезгә төшерәбез, медицина үзәген төзү өчен җир кишәрлеге ТР Рәисе күрсәтмәсе буенча бүлеп бирелгән иде. Проект ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан мэриясе актив ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Төзелеш эшләре 2021-2023 елларда алып барылган.

24.01.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе бүлекчәләренә яңа техника ачкычларын тапшырды. Тантана Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киң вәкиллекле уртак утырышы кысаларында узды.

23.01.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында СИБУР идарәсе рәисе, генераль директоры Михаил Карисалов белән очрашты. Очрашу барышында яклар Татарстан Хөкүмәте белән СИБУР арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру, шулай ук «Түбән Кама нефтехим» һәм «Казаноргсинтез» холдингларының республика предприятиеләрен алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

23.01.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киң вәкиллекле утырышында катнашты.

Битләр: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>