Яңалыклар

26.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының (СИА) һәм ВЭБ.РФ дәүләт үсеш корпорациясенең стратегик бизнес-миссиясенең йомгаклау сессиясендә катнашты.

Сессия ТР Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Сессиядә Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, «Икътисадны трансформацияләү һәм  үстерү агентлыгы» ҖЧҖ генераль директоры Владислав Онищенко катнашты.

 

26.01.2024

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең 2023 елда эш йомгаклары буенча киң вәкиллекле киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.

25.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Ел студенты – 2023» студентлар премиясен тапшыру тантанасында катнашты.

Чара Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнехановка «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге турында сөйләделәр

25.01.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда "Яратам" яңа яшүсмерләр клубында булды (Короленко ур., 11а). Республика Рәисен ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

25.01.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

25.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киң вәкиллекле утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Утырыш 2023 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең төп нәтиҗәләренә һәм 2024 елга бурычларына багышланды.

Чара Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында узды.

Утырышта Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев кунак булды.

25.01.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

25.01.2024

Соңгы елларда югары профессионализм, хезмәт сөючәнлек, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең фидакарьлеге аркасында Татарстанда криминаль хәл тотрыклы кала. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ киң вәкиллекле киңәйтелгән утырышында Рөстәм Миңнеханов белдерде. Эштә статс-секретарь – РФ Эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һ. б. катнашты.

24.01.2024

2023 елда ТР Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил адресына эшкуарларның 1217 мөрәҗәгате кергән. Бу 2022 елга караганда ике тапкыр азрак (3296). Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев белдерде.

24.01.2024

Гаилә - күп милләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тыл һәм кеше өчен таяныч. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Гаилә елын ачуга багышланган тантаналы кабул итүдә белдерде.

Казан Кремлендә күп балалы гаиләләрне сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, кичә Мәскәүдә ВДНХда Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин катнашында Гаилә елы ачылган.

Битләр: << 251 252 253 254 255 256 257 258 259 ( 260 ) >>