Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты

22.02.2024

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Эмомали Рахмон Татарстанга кичә, 21 февральдә, «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашу өчен килгән иде.

Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президентына республикага визиты һәм «Киләчәк уеннары» турнирын ачу тантанасында катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, спорт өлкәсендәге хезмәттәшлек, шул исәптән «Киләчәк уеннары» да, илләр арасындагы хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше булачак.

Татарстан Россия-Таҗикстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга үз өлешен кертә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан белән Таҗикстан арасында товар әйләнеше, соңгы мәгълүматлар буенча, 30 миллион АКШ доллары дәрәҗәсендә тора. Үз продукциясен Таҗикстанга республиканың берничә эре сәнәгать предприятиесе җибәрә. Шулай да бу күрсәткечне арттырырга мөмкин. "Без Татарстанның әйдәп баручы компанияләренең Таҗикстан базарында булуларын киңәйтү белән кызыксынабыз. Үз чиратында, Таҗикстан компанияләре дә Татарстанга үз товарларын күбрәк китерә алыр иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аерым алганда, Татарстан Республикасында нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгълүматлаштыру кебек юнәлешләрдә хезмәттәшлеккә зур кызыксыну бар.

"Безгә Татарстан Республикасының данлы башкаласында булу рәхәт. Җылы кабул итүегез өчен рәхмәт белдерәм һәм "Киләчәк уеннары"н уңышлы уздыруыгыз белән котлыйм», - диде Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда.

"Безнең илләр арасында тотрыклы үзара бәйләнеш динамикасы бар. Без алга таба да мөнәсәбәтләрне үстерү өчен кирәкле чаралар күрергә әзер, Татарстан белән инвестицион хезмәттәшлек, шул исәптән сәнәгать өлкәсе белән дә кызыксынабыз», - дип ассызыклады Таҗикстан Президенты.

Эмомали Рахмон Россия һәм Таҗикстан хезмәттәшлеге буенча конференция кысаларында Таҗикстан-Татарстан бизнес-форумын оештырырга һәм үткәрергә тәкъдим итте.

Эмомали Рахмон шулай ук хөрмәтле кунаклар китабында язма калдырды. "Данлы шәһәр һәм аның күп гасырлык тарихы символы, уникаль тарихи-архитектура һәйкәле – Казан Кремле янына бару бик күңелле, - дип язды Таҗикстан Президенты. - Татарстанның мәрхәмәтле төбәгендә яшәүчеләрнең барысына да чын күңелдән игелек, иминлек һәм алга таба да чәчәк ату телим! Һәр йортта тынычлык һәм татулык булсын".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмонга Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «Дуслык» орденын тапшырды.

Белешмә өчен:

Татарстан Рәисе 2023 елның март һәм сентябрь айларында Таҗикстанда эш сәфәрендә булган иде.

2023 елда Казанга Таҗикстан Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә әфәнде килгән иде, ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашты.

Казан, Душанбе һәм Хуҗанд арасында даими авиаэлемтә гамәлгә ашырыла.

Бүген Татарстан югары уку йортларында Таҗикстаннан тугыз йөзгә якын студент белем ала.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.