Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

22.02.2024

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашу дәүләт Башлыгының Казанга эш сәфәре кысаларында узды.

Владимир Путин «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирын югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. "Кичәге чараны оештыруда ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килде. Бик югары дәрәҗәдә эшләнгән - Татарстанда гадәттәгечә бар да килеп чыга, сез моны эшли беләсез. Ләкин бу чара, әлбәттә, республика дәрәҗәсендә генә һәм хәтта илкүләм-халыкара дәрәҗәдә. Һәм барысы да бик лаеклы - Татарстанга лаеклы, Россиягә лаеклы", - дип ассызыклады Россия Президенты.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Татарстанда шундый мөһим вакыйганы оештыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде: "Зур рәхмәт, Владимир Владимирович, ышаныч өчен - мондый чараны безнең республикада уздыруга ышаныч өчен".

Республика Рәисе махсус хәрби операциягә бәйле чаралар турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, республика хәрби частьләргә, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә, һәлак булган сугышчыларның гаиләләрен кайгырта, шулай ук шефлыктагы территорияләр белән эш алып бара. "Без һәр җирдә эшлибез. Гуманитар йөкләр буенча зур эшләребез бар, бу эштә безнең предприятиеләр, бизнес һәм республика халкы актив катнаша", - диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов дәүләт Башлыгына узган елда республиканың төп социаль-икътисадый күрсәткечләре турында хәбәр итте. Мәсәлән, тулаем төбәк продукты 4,1 трлн сумнан артык тәшкил иткән, сәнәгать продукциясе күләме 4,7 трлн сумнан артык. Корылыкка карамастан, аграрийлар 3,6 млн тонна ашлык җыя алганнар. Төп капиталга инвестицияләр 1 трлн сумнан артып китә - монда үсеш 111% тәшкил итә. Татарстан 35 млн тоннадан артык нефть чыгара, шуларның 23,7 млн тоннасы республика территориясендә эшкәртелә. "Икътисад үсә, тышкы сәүдә әйләнеше 14 млрд доллар тәшкил итте», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Төзелеш эшләре күләме дә үсеш белән бара һәм 708 млрд сумга җиткән. Узган елда гына да Татарстанда 4161 социаль әһәмиятле объект төзелгән һәм ремонтланган. Торак төзелеше кысаларында республика ел саен 2 млн квадрат метрдан артык тапшыра.

Рөстәм Миңнеханов республиканың эре предприятиеләре казанышлары, сәнәгать зоналары һәм махсус зоналар үсеше турында аерым сөйләде. Россия Президентын «Алабуга» МИЗ гамәлгә ашырган «Алабуга Политех» мәгариф проекты кызыксындырды. "Бу бик яхшы үрнәк һәм бик кирәкле юнәлеш", - диде Владимир Путин.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген үзәктә 2,5 мең студент белем ала, ә бер ел- ел ярымнан соң аларның саны 10 меңгә кадәр артачак. Студентлар көндез эшлиләр, ә кичен укыйлар. Акча эшлиләр. Алар бик кызыксыналар моның белән. Яхшы яшәү урыннары, алдынгы уку базасы. Робототехника, электротехника, мехатроника һәм бүгенге көндә бик кирәкле һөнәрләр буенча уку программалары гамәлгә ашырыла», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе һәм Таҗикстан белән хезмәттәшлек планнары турында сөйләде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә юл төзелешенә булышлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Сезнең юллама ярдәмендә республикада берничә зур проект тормышка ашырыла. М-12 трассасы ачык. Бик зур программа М-7 буенча бара, ул Татарстан территориясендә тулысынча беренче категорияле булачак. Дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында 145 км озынлыктагы “Алексеевск- Әлмәт» трассасы буенча эш алып барыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.