Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Теләкләр чыршысы" бөтенроссия хәйрия гамәле кысаларында Казаннан 7 яшьлек Тимур Галиевның Яңа ел теләген үтәде.
Аның теләге язылган открытканы Минтимер Шәймиев 19 декабрьдә «Корстон» КРККда Яңа ел «Теләкләр чыршысы»ннан алган иде. Тимур мультфильмнар төшерелә торган студиягә барырга хыяллануын язган иде анда.
Бүген Тимур Галиев һәм аның әнисе Наталья «Татармультфильм» берләшмәсендә булдылар. Аларны студия директоры Азат Ганиев Һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов каршы алды.
Бүген прокурорлар республикада законлылык һәм хокук тәртибен саклау буенча катлаулы һәм җаваплы бурычларны намус белән үтиләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Прокуратурасы хезмәткәрләре көненә багышланган чарада белдерде. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты.
2023 елда республиканың авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт ярдәме 15,1 млрд сумлык 78 юнәлеш буенча күрсәтелгән, шуларның 4 млрд сумы - федераль бюджет акчалары һәм 11,1 млрд сумы – Татарстан бюджетыннан. Быел бу максатларга 13,6 млрд сум каралган: 2,8 млрд сум – федераль бюджет, 10,8 млрд сум - республика бюджеты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.
2024 елда 44 республика программасы кысаларында 3 мең 365 объектны төзү, ремонтлау, модернизацияләү һәм төзекләндерү планлаштырыла. Гомуми финанс лимиты 57 млрд сумнан артык тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды.
Бүген «Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турнирын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендә узды. Утырыш нәтиҗәләре буенча спорт программасы, шулай ук ярышларны уздыру объектлары расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәиисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
12 гыйнварда Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды.
Татарстанга Яңа ел бәйрәмнәрендә 170 меңнән артык кеше килгән. Алар өчен, шулай ук җирле халык өчен муниципалитетлар 6,5 меңнән артык чара әзерләгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләделәр.