Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

23.02.2024

Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле ветераннар!

Бүген безнең илебез иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә.

Бу тантанада Россиянең ватанпәрвәрлеккә һәм халкыбызның бердәмлегенә нигезләнгән данлыклы һәм  бөек көрәшләре, җиңүләре  тарихы ачык чагылыш таба.

Бөек Ватан сугышында, олы сынаулар узып, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган кадерле ветераннарыбызны бу бәйрәм уңаеннан аеруча җылы хисләр белән тәбриклим. Сезнең батырлыгыгыз, илебезгә булган чиксез мәхәббәтегез һәм тугрылыгыгыз турында якты хәтер безнең өчен һәрчак иң югары әхлакый маяк булып тора. Без бу изге хатирәләрне мәңге күңелләребездә сакларбыз һәм буыннан-буынга тапшыра килербез.

Локаль сугышларны һәм низагларны җайга салу, тынычлык миссияләрен үтәү барышында үз бурычларын лаеклы башкарган барлык ватандашларыбызга олы рәхмәтемне белдерәм.

Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Югары башкомандующие Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендә сугышчыларыбыз үзләренең хәрби бурычын бүгенге көндә махсус хәрби операция уздыру зонасында, Ватанга ихлас хезмәт итү үрнәге күрсәтеп, батырларча үти. Сезгә зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләремне җиткерәм. Илебез сезнең белән горурлана.

Ватанны саклаучыларны, аларның гаиләләрен, мөхтәрәм ветераннарыбызны, шулай ук барлык татарстанлыларны бәйрәм белән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, рухи ныклык, иминлек, бәхет һәм уңышлар телим.

 Р.Н. Миңнеханов


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.