Яңалыклар

15.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Россияне 2018-2022 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукына ия булу тәкъдиме кысаларында “Россия-2018” гариза бирү комитетының экспертлар төркеме делегациясе белән очрашты.
“Россия-2018” гариза бирү комитетының экспертлар төркеме делегациясе Татарстан каласына бүген кич белән килеп җитте. Визит максаты – Россия җиңеп чыккан очракта, 2018 яки 2022 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылачак стадион өчен урын билгеләү.
15.12.2009
Быел Татарстанда яшәүче 14-25 яшьләрдәге 157 кеше талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча Россия Федерациясе Президенты премиясенә лаек булды.
Бүген “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә республиканың иң талантлы яшьләрен һәм Татарстанның киләчәк интеллектуаль элитасын тәрбияләгән укытучыларны тәбрикләделәр. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, югары уку йортлары ректорлары һ.б. рәсми шәхесләр катнашты.
15.12.2009
Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы нәтиҗәләрен ясау кысаларында 21 декабрь Казанда алты 2013 елгы Универсиада спорт объекты ачылачак. Бу турыда бүген Башкарма хакимият федераль органнары, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнарының эшчәнлеген координацияләү һәм тикшерү, шулай ук 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья универсиадасын әзерләү һәм үткәрү белән бәйле бирелгән органнар һәм башка оешмалар арасында үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеменең утырышында Татарстан Республикасы премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
15.12.2009
Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткән брифингта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов журналистларга Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясенең Бахрейнга (2009 елның 6-7 декабре) һәм Австриягә (2009 елның 9-11 декабре) визиты нәтиҗәләре турында сөйләде.
Ул 10 декабрь көнне Австриянең башкаласы Венада Сәнәгать үсеше буенча БМО оешмасы (ЮНИДО) белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында Меморандумга кул куелуын искәртеп үтте. Документка ЮНИДО генераль директоры Кандэ Юикелла әфәнде һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйдылар.
14.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Химград” (Казан) технополисы үсеше сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
“УК “Идея Капитал” ААҖ генераль директоры Альберт Кәримов әйтүенчә, технополис мәйданчыгында яңа резидентлар килүе дәвам итә, планлы рәвештә халыкара компанияләр белән сөйләшү эшләре алып барыла.
12.12.2009
Татарстан Республикасында 2009 елның 15 нче декабреннән 2010 елның 10 нчы гыйнварына кадәр махсус янгынга каршы тору режимы кертеләчәк. Бүген хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең уртак утырышында бу турыда Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Таһир Кәримуллин хәбәр итте.
12.12.2009
22 нче декабрьдә Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгы, электрон формада ачык аукционнар үткәрү өчен, биш федераль электрон мәйданчыкны сайлап алачак.
Бүген дәүләт заказын үзгәртеп төзү мәсьәләсе буенча үткәрелгән киңәшмәдә бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Ул ЭТИС (Татарстан Республикасының электрон товар-мәгълүмат системасы) мәйданчыгының да федераль конкурста катнашуын искәртте. Моның өчен ЭТИС электрон мәйданчыклар эшенә куела торган таләпләргә туры килергә тиеш.
11.12.2009
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әлеге бүләк белән “Россия – спорт державасы” беренче Бөтенроссия форумын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашуы өчен бүләкләнде.
11.12.2009
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында татар иҗтимагый оешмалары, Ерак Көнчыгыш һәм Урал федераль округлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының региональ бүлекләре вәкилләре белән очрашты.
Сүз Татарстанның Ерак Көнчыгыш һәм Урал татар диаспоралары белән тагын да якынрак үзара хезмәттәшлек итүе турында барды.
10.12.2009
Бүген Венада (Австрия) БМО ның Сәнәгый үсеш оешмасы (ЮНИДО) һәм Татарстан Республикасы арасында төзелгән Меморандумга кул куелды. Документка ЮНИДО ның генераль директоры Кандэ әфәнде Юмкелла һәм Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Битләр: << 2121 ( 2122 ) 2123 2124 2125 2126 2127 2128 2129 2130 >>