21.12.2009
Икътисади кризиска карамастан, агымдагы елны Татарстан Республикасы уңышлы уздырып җибәрде. Бу турыда бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәйтелгән утырышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов белдерде.
Утырыш республикада гамәлгә ашырылучы кризиска каршы чараларга, шулай ук күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү (“Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга ярдәм итү Фонды турында” 185 нче номерлы ФЗ) һәм “Россия гражданнарына арзанлы һәм уңайлы торак” милли проектын гамәлгә ашыруга багышланган иде.
19.12.2009
Бүген Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы үзрегуляцияле арбитраж идарәчеләре оешмалары эшчәнлегенә аеруча нык игътибар бирергә тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез: күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең Федераль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе белән бер ведомствога берләшүеннән соң, коллегия беренчесен яңа составта үтте.
18.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында 2010 елга Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында республика килешүенә кул куелды.
Документ социаль-икътисади сәясәт үткәрүне һәм социаль партнерлык үсешен күздә тота.
Килешү текстынна Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев кул куйдылар.
17.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казанның 7 нче шәһәр поликлиникасында булды.
Шуны әйтеп үтәбез: әлеге муниципаль сәламәтлек саклау оешмасы Казанның тарихи үзәгендә, революциягә кадәр сәүдәгәр Апанаевныкы булган бинада (бина “сәүдәгәр Апанаев йорты” кебек таныш) урнашкан. Бүген Фәтих Кәрим урамындагы йорт архитектура һәйкәле булып тора.
17.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2018 елга кадәр Урман хуҗалыгын үстерү стратегиясе тәкъдим ителде.
Утырыш республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Алексей Савинов катнашты
17.12.2009
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Алексей Савинов Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләренә “ЗИЛ” янгын сүндерү машиналары һәм “УАЗ” урман патруле автомобильләре ачкычларын тапшырдылар.
Шуны әйтеп үтәбез: 17 янгын сүндерү машинасы - республика бюджеты, 30 урман патруле машинасы федераль бюджет акчасына сатып алынды.
16.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры – фондның Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Попечительләр советы утырышын үткәрде.
Төп доклад белән “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” (ТР ИВФ) дәүләт коммерцияле булмаган оешмасының генераль директоры Айнур Әйделдинов чыгыш ясады.
Ул, аерып алганда, ТР ИВФ портфеленең бүгенге көндә 113 инновацион проектны үз эченә алуы турында хәбәр итте. Аларның яртысы рәсмиләштерелгән интеллектуаль милек стадиясенә җиткерелгән, 25 % - сынау-гамәлгә кертү, 25 % - фәнни-эзләнү, сынау һәм конструктор эшләре стадиясендә.
16.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” республика конкурсы һәм “Идея-1000” инновацион проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Бүләкләү тантанасы “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында (Казан) узды.
Конкурс финалистлары һәм кунаклар алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы бүген республикада Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының биш еллык эшчәнлеген билгеләп үтүләре турында искәртте. Бу вакыт эчендә Россия венчурлы инвестицияләр базарында республиканы таный башладылар, диде Рөстәм Миңнеханов.
16.12.2009
Татарстан Республикасы Төркия Республикасының бизнес-структура вәкилләре өчен үзара отышлы проектларны тормышка ашыру, уртак җитештерү эшләрен оештыру һәм Россия Федерациясенең башка регионнарына киңәйтү буенча плацдармына әверелергә мөмкин.
Бу турыда Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында үткән Төркия Республикасының Казандагы консулы Әхмәт Тута әфәнде белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдерде.
16.12.2009
Республика компанияләре – газ җиһазларын җитештерүчеләр Индонезия базарына тәкъдим ителергә мөмкин. Бу турыда сишәмбе, 15 декабрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Индонезиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы Илчесе Хәмид әфәнде Авалуддин белән очрашуында сүз барды.