Венада БМО ның Сәнәгый үсеш оешмасы (ЮНИДО) һәм Татарстан арасында төзелгән Меморандумга кул куелды
10.12.2009
Бүген Венада (Австрия) БМО ның Сәнәгый үсеш оешмасы (ЮНИДО) һәм Татарстан Республикасы арасында төзелгән Меморандумга кул куелды. Документка ЮНИДО ның генераль директоры Кандэ әфәнде Юмкелла һәм Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Шуны искәртик: Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация визит белән Австриядә. Делегация составында – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов.
БМО ның Сәнәгый үсеш оешмасы (ЮНИДО) һәм Татарстан Республикасы арасында төзелгән Меморандумга кул кую тантанасы Венада БМО бүлегенең штаб-квартирасында булды.
Документ кысаларында килешүче якларның энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау, экология һәм биотехнологияләр; дөньякүләм тенденцияләрне исәпкә алып, альтернатив энергетиканы үстерү; Татарстан Республикасына икенчел чимал кулланып калдыкларны җыю, эшкәртү һәм утильләштерүнең заманча технологияләрен җәлеп итү, дөнья базарында Татарстан Республикасы продукциясен сатуда ярдәм итү, инвесторлар һәм финанс институтларын җәлеп итү кебек өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлеге күздә тотыла.
Көннең икенче яртысына Татарстан Премьер-министрының Австрия Республикасындагы бизнес-ширкәтләр вәкилләре белән тагын берничә очрашуы билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте