Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади вәкиллеген Төмән өлкәсендә төзү инициативасын хуплады

11.12.2009

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында татар иҗтимагый оешмалары, Ерак Көнчыгыш һәм Урал федераль округлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының региональ бүлекләре вәкилләре белән очрашты.
Сүз Татарстанның Ерак Көнчыгыш һәм Урал татар диаспоралары белән тагын да якынрак үзара хезмәттәшлек итүе турында барды.
Очрашуда катнашучылар Төмән өлкәсендә Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади вәкиллеген төзү, шулай ук чыганаклар табу һәм үзләштерү буенча “Татнефть” ААҖ белән хезмәттәшлекне җайлау тәкъдиме белән чыктылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр инициативасын хуплады. Ул, үз чиратында, Ерак Көнчыгыш һәм Урал федераль округлары татар яшьләре өчен республика югары уку йортлары һәм техникумнарында белем алуга квоталар кертү мәсьәләсен карап чыгарга тәкъдим итте.
Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Ерак Көнчыгыш татар конгрессы” җәмгыяте әгъзасы, Хабаровск шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Сәрвәретдин Туктаров, “Төмән өлкәсе татар конгрессы” татар региональ иҗтимагый оешмасы президенты Нурулла Саттаров һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры белән очрашу бетүгә үк, кунаклар республика массакүләм мәгълүмат чаралары исеменнән катнашучы журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте