Казанда талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча Россия Федерациясе Президенты премиясенә лаек булган 157 кешене тәбрикләделәр

15.12.2009

Быел Татарстанда яшәүче 14-25 яшьләрдәге 157 кеше талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча Россия Федерациясе Президенты премиясенә лаек булды.
Бүген “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә республиканың иң талантлы яшьләрен һәм Татарстанның киләчәк интеллектуаль элитасын тәрбияләгән укытучыларны тәбрикләделәр. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, югары уку йортлары ректорлары һ.б. рәсми шәхесләр катнашты.
Шуны билгеләп үтик: талантлы яшьләр – киләчәктә Россия Федерациясе Президенты премиясенә ия булучылар 5 номинация буенча сайландылар: “Социаль әһәмияткә ия һәм иҗтимагый эшчәнлек”, “Фәнни-техник иҗат, уку-эзләнү эшчәнлеге”, “Һөнәри осталык”, “Нәфис иҗат” һәм “Һәвәскәр спорт”. Быел Татарстаннан 157 кеше стипендиат булуга ирештеләр – 101 мәктәп укучысы, 12 башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесе студенты, 39 югары уку йорты студенты һәм 5 эшче яшьләр вәкилләре. Алар арасыннан 41 кеше 60 мең сум күләмендәге һәм 116 кеше 30 мең сум күләмендәге премиягә лаек булдылар. Шулай итеп, быел республиканың талантлы яшьләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән гомуми сумма 6 миллион сумга диярлек җитте.
Россия Президенты премиясенә ия булучыларга һәм аларны әзерләгән педагогларга “Пирамида” сәхнәсеннән Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Бүген залда утырган яшь егет һәм кызларны Татарстан Хөкүмәте Башлыгы республикабызның горурлыгы дип атады. “Татарстан – эре сәнәгать, фән һәм мәгариф үзәге. Ә соңгы елларда республикада инновацион җитештерү аеруча актив үсеп килә, дип билгеләп үтте Рустәм Миңнеханов. – Республика квалификацияле кадрларга, югары класслы белгечләргә нык мохтаҗ. Шуңа күрә Татарстан Республикасы җитәкчелеге яшьләрнең яхшы белем алу һәм талантларын тормышка ашыру максатыннан киң мөмкинлекләре булуы өчен кулыннан килгән барысын да эшли. Бу максаттан Татарстанда инде дүрт ел “Мәгариф” өстенлекле милли проекты тормышка ашырылып килә”.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда Татарстанда талантлы яшьләр күп. “Россия Федерациясе Президентының талантлы яшьләргә ярдәм итү премиясе лауреатлары саны буенча Татарстан ел саен Мәскәү, санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәләреннән кала дүртенче урынны алып килә, - дип билгеләп үтте ул. – Лидерлыкка чыгу өчен безнең бөтен мөмкинлекләр барына ышанам”. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Башлыгы күп татарстанлыларның бөтенроссия һәм халыкара конкурс һәм олимпиадаларда җиңеп килүләрен дә билгеләп үтте. “Аларның саны буенча без беренче ун лидер-территория исәбенә керәбез. 2009 елда безнең мәктәп укучыларыбыз 58 диплом алды”, - дип хәбәр итте ул.
Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Алгарыш” исемле алдынгы россия һәм чит ил фәнни һәм уку үзәкләрендә кадрлар әзерләү һәм кабаттан әзерләү программасын аерым билгеләде. Ел саен программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 100 студент, аспирант һәм яшь галим Россия, АКШ, Бөекбритания, Франция һәм башка илләрнеңалдынгы вузларында үз квалификациясен күтәрү мөмкинлегенә ия булды. “Быел Татарстан республикасы Хөкүмәте грантын алу өчен кокурста 400 дән артык кеше катнашты, алар арасыннан 84 җиңүче сайлап алынды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 16 кеше Россиянең алдынгы вузларында укыячак, ә 68-е чит ил вузларына бара”, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Аеруча рәхмәт сүзләре белән Рөстәм Миңнеханов мәктәп һәм вуз укытучыларына мөрәҗәгать итте. “Татарстан Республикасы Хөкүмәте иницитативасы нигезендә интеллектуаль конкурс җиңүчеләре һәм призерлары әзерләгән 139 укытучы 10 мең сум күләмендә премия алачак”, - дип хәбәр итте ул.
Россия Федерациясе Президенты премиясенә лаек булучыларга Рөстәм Миңнеханов “Югары уңышларга ирешү юлы җиңел түгел – талант кына түгел, зур хезмәт көче кую да сорала. Моны сез булдырасыз, бу бик яхшы. Мин сезнең мөмкинлекләрегезнең нәкъ менә Татарстан җирендә ачылуын теләр идем. Без барыбыз да сезнең белән горурланабыз, һәм яңа буын кешеләре – ирекле һәм иҗади фикер йөртүче лаеклы алмаш буын үсүенә ышанабыз. Сезгә укуда һәм тормышыгызда уңышлар”, - дип мөрәҗәгать итте.
Бүгенге тантана “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены сценарие буенча төзелгән иде – җиңүчеләрне бүләкләү номинацияләр буенча берничә раундка сузылды. “Белгечләр” арырга өлгермәсен өчен исә, алып баручылар еш кына “музыкаль пауза” алгаладылар.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы