Татарстан Респубикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов: республикада конкрет бәйләнешләр өчен ЮНИДО офисы булдырылачак
15.12.2009
Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткән брифингта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов журналистларга Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясенең Бахрейнга (2009 елның 6-7 декабре) һәм Австриягә (2009 елның 9-11 декабре) визиты нәтиҗәләре турында сөйләде.
Ул 10 декабрь көнне Австриянең башкаласы Венада Сәнәгать үсеше буенча БМО оешмасы (ЮНИДО) белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында Меморандумга кул куелуын искәртеп үтте. Документка ЮНИДО генераль директоры Кандэ Юикелла әфәнде һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйдылар.
Меморандум кысаларында энергия эффективлыгы һәм энергия саклау, экология һәм биотехнология, дөнья тенденцияләрен исәпкә алган альтернатив энергетика үсеше кебек өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлек итү күз алдында тотыла. Моннан тыш, Татарстан Республикасына икенчел чимал файдаланып калдыкларны заманча җыю, эшкәртү һәм утильләштерү чаралары тартылачак, Татарстан Республикасы продукциясен дөнья базарларына чыгаруда ярдәм күрсәтеләчәк, шулай ук инвесторлар һәм дөньякүләм финанс институтлары чакырылачак.
Равил Зарипов хәбәр итүенчә, бүген Сәүдә үсеше буенча БМО оешмасына (ЮНИДО) 172 дәүләт керә.
Меморандум кысаларында хезмәттәшлеккә килгәндә, мондый документларга Воронеж һәм Саратов өлкәләре, Башкортстан кебек төбәкләр арасында да кул куелган.
Документка кул 5 ел срок белән куелган. Җаваплылык үзәге итеп Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шулай ук республикада конкрет бәйләнештә тору өчен ЮНИДО офисын ачу да күздә тотылуын әйтте.
Австриягә визит барышында бизнес-әйләнә вәкилләре өчен Татарстанның сәнәгать потенциалы турында презентация күрсәтелде (Австрия Республикасының Федераль икътисад палатасы). Равил Зарипов сүзләренә караганда, 2010 елның беренче кварталында Австрия Республикасының Федераль икътисад палатасы белән хезмәттәшлек итү вариантлары һәм конкрет сораулар карау күздә тотыла.
Аннары Венада Татарстан Республикасының GE Energy Jenbacher (GE Energy бүлеге) компаниясе белән хезмәттәшлек итү турында протоколга кул куелды. Әлеге документ энергетика, электроника, био- һәм нанотехнология өлкәсендә хезмәттәшлек итүне күз алдында тота. GE Energy Jenbacher заманча газ-поршень двигательләре җитештерүен дә әйтеп китик.
“Без республикага социаль-мәдәни билгеләнешле объектларның, Татарстан Республикасы торак-коммуналь комплекс предприятиеләренең энергия эффективлылыгын арттыру өчен технологияләр һәм җиһазлар кайтартырга телибез”, - диде Равил Зарипов.
Бахрейнга сәфәр турында Татарстан Республикасы Премьер-министры каршындагы халыкара оешмалар белән хезмәттәшлек итү Советы рәисе урынбасары Марат Гаделшин чыгыш ясады. Ул Бахрейнда Татарстан Халыкара Инвестиция Компаниясе (ТХИК - http://prav.tatar.ru/rus/index.htm/news/42816.htm) учредительләренең беренче җыелышы узуын хәбәр итте.
Әлеге компанияне төзү идеясе инде күптән туган булган. 2007 елның май аенда Ислам үсеш банкы (ИҮБ) президенты доктор Әхмәт Алиның Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев белән беренче очрашуы уза. Очрашу барышында киләчәк хезмәттәшлек итү турында килешүгә киләләр. Аннары ИҮБ белән Татарстан Хөкүмәте арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турында меморандум әзерләнеп аңа кул куела.
2008 елның июнендә Татарстан ИҮБ белән берлектә Казанда Халыкара инвестицион конференция үткәрә. Нәкъ шул вакытта Татарстан ислам инвестицион компаниясен төзүнең техник-икътисади нигезләмәсен әзерләү килешүенә кул куела.
Шул рәвешле, 6-7 декабрь көнне Бахрейнда Татарстан Халыкара Инвестицион Компаниясен төзү буенча сөйләшүләр үз нәтиҗәсен бирә.
“Мөселман илләре инвесторлары белән партнерлык Татарстанны стратегик яктан кызыксындыра”, - диде Марат Гаделшин. Аның сүзләренә караганда, ТХИК акцияләренең 20 проценты Татарстан Республикасыныкы, 20 проценты – Ислам үсеш банкы, 60 проценты - Согуд Гарәбстаны, Бахрейн, Йемен һәм Кувейт инвестицион фондларына карый.
Россиядә шәригать законнары буенча эшли торган мондый структура үрнәк очрак булып тора, дип билгеләп үтте Марат Гаделшин.
Киләчәктә ТХИК Татарстанда гына түгел, гомумән, Россиядә эшләр дип фаразлана.
Инвестицион проектларны газ һәм нефть эшкәртү, юл инфраструктурасы (түләүле автомобиль юлларын төзү), авыл хуҗалыгы җитештерүен модернизацияләү, кече энергетика, телекоммуникацияләр кебек өлкәләрдә тормышка ашыру күз алдында тотыла.
Журналистларның сорауларына “Линова” ИФКнең генераль директоры Линар Якупов җавап бирде.
ММЧ вәкилләре өчен брифинг видеоконференцэлемтә режимында, Татарстанның барлык муниципаль районнары белән тоташып үткәрелде. Моннан тыш, брифинг традицион рәвештә on-line режимда Интернет челтәрендә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты порталында – www.prav.tatar.ru) трансляцияләнде.
Белешмә өчен:
"Линова" ИФК ҖЧҖ
"Линова" ИФК ҖЧҖнә Казан шәһәрендә инвестицион банкинг һәм финанс консалтингы өлкәсендә шәригать кануннары нормаларына туры китереп хезмәт күрсәтү максатыннан 2006 елда нигез салынган.
"Линова" ИФКнең ислам финанслары өлкәсендәге әһәмиятле проектлары арасында: беренче Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары Саммитын үткәрүне, Россия Ислам Университеты каршында Россия Ислам Икътисады Үзәген төзүне, Россиядә ислам финанслары буенча гидны эшләп чыгаруны, беренче Хәләл индустриаль паркы проекты төзүне билгеләп үтәргә мөмкин.
"Линова" ИФК Татарстан Халыкара Инвестицион Компаниясен оештыру инициаторы һәм аны төзүнең техник-экономик нигезләмә авторы булып тора.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте