Яңалыклар

20.10.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Люксембургның финанс структуралары һәм чаралары” семинарын ачу тантанасында катнашты. Чара “Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә булды. Ул банк өлкәсенең финанс һәм юридик бүлекчәләре, Татарстан Республикасының зур компанияләре җитәкчеләре һәм башлыкларын, юридик һәм финанс консультантларын үзенә җыйды.
Семинарда шулай ук Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Татнефть” ААҖ нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Татарстан Республикасының Милли банкы рәисе Евгений Богачев, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев һәм башкалар катнашты.
20.10.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев “Россия – спорт державасы” Бөтенроссия форумына әзерлек турында сөйләде.
Шуны искәртик: форум 22 нче октябрьдә ачылачак, чарада якынча 1700 кеше катнашыр дип көтелә. Федерация субъектларының 20 губернаторы һәм җитәкчесе, Россия Хөкүмәтенең 10 әгъзасы һ.б. үзләренең әлеге чарада катнашачакларын раслаган инде.
Конгресс форматында узачак форумны ачу тантанасында Россия Президенты Дмитрий Медведев чыгыш ясаячак.
19.10.2009
Татарстан Республикасының машина төзелеше комплексында 2009 елның 9 аенда җитештерелгән продукция күләме 120 млрд сум, ягъни республикадагы сәнәгый җитештерү күләменең якынча 20 процентын тәшкил иткән. Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Предприятие һәм эшмәкәрләр ассоциациясе коллегиясенең уртак утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Чара “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узды. Ул Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексының торышы һәм үсеш перспективаларына багышланган иде.
15.10.2009
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрының урынбасары Александр Жаров, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Ситников һәм “Россия теле- һәм радиотапшырулар челтәре” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Алексей Малинин белән очрашты.
Анда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын (Универсиаданы) трансляцияләүне оештыру һәм яңа буын элемтә челтәрләрен, шул исәптән WiMAX ны үстерү турында сүз барды.
15.10.2009
CNews үткәргән “Дәүләт секторындагы иң яхшы ИТ-проект - 2009” конкурсының нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында тормышка ашырылган проектлар берьюлы берничә номинациядә җиңеп чыккан.
Проектлар экспертларның бәяләүләре буенча иң күп балл җыйган.
Шуны искәртик: “Дәүләт секторындагы иң яхшы ИТ-проект – 2009” конкурсы “Дәүләт хакимияте органнарында мәгълүмати технологияләр” еллык күзәтүен әзерләү кысаларында CNews Analytics агентлыгы тарафыннан үткәрелде.
13.10.2009
Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә җылыту сезонын башлау турында карар кабул ителгән, якынча 40 мең күпфатирлы йорт җылылык бирүгә тулысынча әзер. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Раузил Хаҗиев хәбәр итте.
09.10.2009
Бүген Казанда Идел-Нократ Дәүләт проба күзәтчелеге инспекциясе участогы ачылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Олег Морозов, Россия дәүләт проба палатасы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Борис Борисов катнашты.
09.10.2009
Республикабызның “Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте” комплекслы проектын кертүдәге уңышлы тәҗрибәсе Лондонда бара торган Бөтендөнья алдынгы технологияләр форумында югары бәяләнгән. Британия технология һәм электрон коммерция институтының “Электрон Хөкүмәт ярдәмендә уңышлы идарә итү” исемле премиясен («Award of British institute of technologies and E-commerce») Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка лорд Әхмәт Роттерхамский тапшырган. Бүген бу турыда журналистларга биргән интервьюсында тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт башлыгының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов әйткән. Моннан тыш, Британия институтының “Технологияләр өлкәсендә лидер” дигән премиясенә 2000 елда физика өлкәсендә Нобелев премиясе лауреаты булган Жорес Алферов лаек булган.
06.10.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Вести24” Россия мәгълүмат каналыннан туры эфирда трансляцияләнгән матбугат конференциясендә катнашты.
Матбугат конференциясе 22 нче – 25 нче октябрьдә Казанда “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия форумын оештыру һәм үткәрүгә багышланган иде.
Әлеге чара ике урыннан: Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең Мәскәүдәге матбугат үзәгеннән һәм Казандагы студиясеннән трансляцияләнде.
05.10.2009
2009 елның якынча нәтиҗәләренә караганда, Татарстан Республикасы тулай төбәк продуктының күләме – 877 млрд. сум, сәнәгый җитештерү күләме – 750 млрд. сум тәшкил итәргә мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында бу турыда Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин хәбәр итте.

Битләр: << 2121 2122 2123 2124 2125 2126 2127 2128 ( 2129 ) 2130 >>