“Россия-2018” гариза бирү комитетының стратегик планлаштыру буенча директоры Александр Джорджадзе: футбол стадионын төзү урыны шәһәр инфраструктурасына идеаль рәвештә туры килә
15.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Россияне 2018-2022 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукына ия булу тәкъдиме кысаларында “Россия-2018” гариза бирү комитетының экспертлар төркеме делегациясе белән очрашты.
“Россия-2018” гариза бирү комитетының экспертлар төркеме делегациясе Татарстан каласына бүген кич белән килеп җитте. Визит максаты – Россия җиңеп чыккан очракта, 2018 яки 2022 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылачак стадион өчен урын билгеләү.
Шуны билгеләп үтик: Казан төркем этабы матчлары уздырылырга мөмкин булган 14 шәһәр арасына керде. Шәһәргә төп таләпләр – кимендә 40 мең урын сыйдырышлы заманча стадион, тренировка базалары һәм болельщиклар фестивален үткәрү өчен мәйданчыклар булуы.
“Россия-2018” гариза бирү комитетының стратегик планлаштыру буенча директоры Александр Джорджадзе хәбәр итүенчә, Казан экспертлар килеп караган дүртенче шәһәр булды. Аның сүзләре буенча, футбол стадионын төзү өчен билгеләнгән мондагы урын гына шәһәр инфраструктурасына идеаль рәвештә туры килә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Казанның 2013 елгы җәйге Универсиадасын үткәрүгә әзерләнүен һәм 45 мең урын сыйдырышлы яңа футбол стадионының әлеге спорт вакыйгасына әзерлек кысаларында төзелүен искәртеп куйды. Безнең яңа стадион бер чара өчен генә кулланышка кертелмәвенә ышанабыз, без 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү хакын яулар өчен үзебездән торган бар нәрсәне дә эшләрбез, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Казанда тренировка мәйданчыклары сыйфатында Үзәк стадион һәм “Рубин” стадионын (әлеге объектларны бүген гариза бирү комитеты экспертлары карадылар) кулланышка кертү тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры - «Татинвестгражданпроект» ААҖ генераль директоры Ирек Фәйзуллин футбол стадионын төзү өчен Казанка елгасының уң яры (Су спорт төрләре сарае янында) билгеләнеләчәк дип хәбәр итте. Хәзер анда мәйданчык юдырыла, төзелеш эшләренә 2010 елның язында керешергә планлаштырыла.
Иң яхшы стадион проектын сайлап алу өчен, башка илләр, шулар арасында Украина, Польша, Кытай (Пекиндагы объектлар), Бөек Британия (Лондондагы стадион), Көньяк Африка тәҗрибәсе өйрәнелде. Инде гамәлгә ашырылган стадион проектын нигезгә алу күздә тотыла.
“Россия-2018” гариза бирү комитетының стратегик планлаштыру буенча директоры Александр Джорджадзе 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукы өчен 12 ил (10 гариза бирелгән – Испания белән Португалия уртак гариза бирделәр) ярыша дип хәбәр итте. Аның фикеренчә, гариза китаплары сыйфаты бик югары булачак. Россия өчен бу – искиткеч проект, чөнки без моңа кадәр футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукын таләп итеп беркайчан да чыкмадык.
Визит нәтиҗәләре нигезендә экспертлар “Россия-2018” гариза бирү кампаниясе кысаларында чаралар уздырылачак мәйданчыклар буенча үз тәкъдимнәрен әйтәчәкләр.
FIFA (фр. Fédération internationale de football association - FIFA, Халыкара футбол федерациясе, рус транслитерациясендә - ФИФА) җиңүче илне 2010 елның декабрендә әйтергә тиеш.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте