Ачык аукционнар үткәрү өчен, биш федераль электрон мәйданчыкны сайлап алу конкурсына 22 нче декабрьдә нәтиҗә ясалачак
12.12.2009
22 нче декабрьдә Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгы, электрон формада ачык аукционнар үткәрү өчен, биш федераль электрон мәйданчыкны сайлап алачак.
Бүген дәүләт заказын үзгәртеп төзү мәсьәләсе буенча үткәрелгән киңәшмәдә бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Ул ЭТИС (Татарстан Республикасының электрон товар-мәгълүмат системасы) мәйданчыгының да федераль конкурста катнашуын искәртте. Моның өчен ЭТИС электрон мәйданчыклар эшенә куела торган таләпләргә туры килергә тиеш.
Биш федераль мәйданчыкны сайлап алуны оештыручылар – Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт. Конкурс тәмамлангач, сайлап алынган мәйданчыклар белән (аларның операторлары белән) электрон мәйданчыкларның федераль һәм региональ аукционнар үткәрү өчен эшләве турында килешү төзеләчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2009 елның 1 нче июленнән Россиядә өч электрон сәүдә мәйданчыгы булган (Мәскәүдә, Татарстанда һәм “Саклык банкы” базасында) “пилотлы” проект эшләвен искәртте. Бу мәйданчыкларда сатулашу яңа кагыйдәләр буенча бара. 2010 елның 1 нче июленнән алар барлык электрон аукционнар өчен мәҗбүри булачак.
“Республикада һаман элеккечә эшләргә теләүче җитәкчеләр бар, ләкин тиздән закон бөтен кешене ачык аукционнарда электрон формада катнашырга мәҗбүр итәчәк. Бу минем көйсезлегем түгел, ә хәзерге заман базарының таләпләре”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы ЭТИС кысаларында товар һәм хезмәтләр белән тәэмин итә торган предприятие вәкилләрен укыту эшен оештырырга тәкъдим итте. Моннан тыш, аның фикеренчә, оператив консультацияләр алып бару өчен, “кайнар линия” дә булдырырга кирәк.
Киңәшмәдә катнашучыларга ачык электрон аукционнар үткәрү һәм дәүләт заказын тормышка ашыруга куелачак яңа таләпләр (2010 елның 1 нче июленнән) турында Татарстан Республикасы финанслар министрының урынбасары Марат Фәйзрахманов мәгълүмат бирде. Ул шулай ук агымдагы елда тикшерүләр барышында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының заказлар урнаштырганда закон бозуның 400 очрагын ачыклавын искәртте.
Татарстан Республикасы электрон товар-мәгълүмат системасының эше турында Татарстан Республикасының “Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Яков Геллер сөйләде.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка Җәзалар үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Баш идарәсе вәкиле мөрәҗәгать итте. Ул ведомствоның, зур партиядә ит сатып алуга заказ урнаштырса да (электрон мәйданчыкта), республика җитештерүчеләреннән бер тәкъдим дә таба алмавын әйтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры тиешле структураларга әлеге хәлне ачыкларга һәм республика җитештерүчеләренең федераль электрон мәйданчыкта теркәлү формасын билгеләргә кушты (сатулашуда катнашу өчен, электрон цифрлы имза ачкычы кирәк).
Аның сүзләренә караганда, Инвалидлар җәмгыяте предприятиеләре федераль сәүдә мәйданчыгында түләүсез теркәлү узарга мөмкин.
Дәүләт заказын үзгәртеп төзү мәсьәләсенә багышланган республика киңәшмәсе министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, башкарма хакимиятнең федераль органнарының территориаль структуралары җитәкчеләре катнашында, барлык муниципаль районнарны тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте