Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы нәтиҗәләрен ясау кысаларында 2013 елгы Универсиада өчен алты спорт объектын тапшыру планлаштыра

15.12.2009

Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы нәтиҗәләрен ясау кысаларында 21 декабрь Казанда алты 2013 елгы Универсиада спорт объекты ачылачак. Бу турыда бүген Башкарма хакимият федераль органнары, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнарының эшчәнлеген координацияләү һәм тикшерү, шулай ук 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья универсиадасын әзерләү һәм үткәрү белән бәйле бирелгән органнар һәм башка оешмалар арасында үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеменең утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Утырышны Россия Федерациясе спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко үткәрде. Чара, Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Даими вәкиллегенең киңәшмәләр залын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Казанда 2013 елгы универсиада өчен тагын алты спорт объектын тапшыру планлаштырыла. Алар арасында Чуйков, Кошевой урамнарындагы спорт комплекслары, Вагапов урамындагы йөзү бассейны һ.б.
Башка объектларда эшләр расланган график буенча алып барыла, кулланышка кертү сроклары билгеләнде, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
45 мең урын сыйдырган футбол стадионының кулланышка кертү сроклары Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Халыкара футбол федерациясе (фр. Fédération internationale de football association - FIFA, рус транслитерациядә - ФИФА) белән расланырга тиеш.
Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы республикада эшнең төп күләменең 2010 елга кадәр башкарылуы планлаштырыла дип хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов Россия җыелма командаларын җәйге спорт төрләренә әзерләү буенча федераль комплексның Универсиада Авылы нигезендә урнаштырылуы мәсьәләсе тизрәк чишелергә тиеш дип саный.
Татарстан Республикасы Премьер-министры карап чыгарга тәкъдим иткән җитди мәсьәләләр блогы – Казан юл инфраструктурасын 2013 елгы Универсиада үткәрү өчен әзерләү. Ул Универсиаданың теләсә кайсы объектына хәтле 20 минут эчендә барып җитү мөмкинлегенең FISU таләпләреннән берсе булуын кабатлап үтте. Бу шарт үтәлү өчен, Казан юл челтәре модернизацияләнүе таләп ителә.
Хосусый инвесторлар хисабына ”Казан” халыкара аэропортын реконструкцияләү, Казан метрополитенының биш станциясен төзелешкә кертү һәм метро өчен хәрәкәт итү составын сатып алу күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Пермьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Универсиадада куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләсен оештыру комитетының чираттагы утырышында аерым рәвештә фикер алышу өчен чыгарырга тәкъдим итте. Комплекслы куркынычсызлык тәэмин итү иҗтимагый, террорга, янгынга каршы булган, миграцион, санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкларны үз эченә ала. Рөстәм Миңнеханов “Куркынычсыз шәһәр” уртак махсус программасын тормышка ашырырга, күләмен, җаваплылыгын һәм тормышка ашыру срокларын билгеләргә тәкъдим итте.
Россия Федерациясе спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, үз чиратында, спорт объектларын төзү графигын үтәү өчен республикага рәхмәт белдерде. Ул Татарстанның теләсә кайсы проектларда һәрвакыт ышанычлы партнер булуын һәм һәрнәрсәне иң югары дәрәҗәдә җиткерүен билгеләп үтте.
Виталий Мутко, 21 декабрьдә алты спорт объекты тапшырылгач, 2013 елгы Универсиада өчен, гомумән, тугыз объект кулланышка кертелә (элек Казанда “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия спорт форумы кысаларында өч объект – Теннис Академиясе, Көрәш сарае һәм Стендка ату комплексы тапшырылды) дип төгәллек кертте.
Виталий Мутко Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның оештыру комитетының аерым утырышында Казанда 2013 ел Универсиадасын үткәрү кысаларында куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләрен карап чыгу буенча тәкъдимен кабул итте. Бүгенге утырыш катнашучылары шулай ук Россиянең Олимпиада куркынычсызлыгы концепциясен эшләү тәҗрибәсе булганын билгеләп үттеләр.
Утырыш барышында шулай ук 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар спорт уеннарында катнашучылар һәм кунаклар өчен җиңеләйтелгән виза режимын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте