Яңалыклар

28.12.2009
2010 елда Татарстан Республикасы Россия һәм чит ил белем бирү һәм фәнни үзәкләрендә кадрлар әзерләү программасын (“Алгарыш” программасы) дәвам итәчәк.
Бүген бу турыда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Россия һәм чит ил белем бирү һәм фәнни үзәкләрендә кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү комиссиясе утырышы ахырында хәбәр итте.
Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды.
28.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар арасында 2012 елларга нәтиҗәлелеккә бәя бирү күрәткечләренең, индикаторларының планлаштырылган кыйммәтләренә ирешү һәм дөньякүләм финанс кризисының халыкның яшәү сыйфатына һәм дәрәҗәсенә тискәре тәэсирен җиңеп чыгу буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеген чагылдыра торган күрсәткечләр, индикаторлар кыйммәтләренә ирешү турында кул кую процедурасы башкарылды.
Кул кую процедурасын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
27.12.2009
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казан метро төзүчеләренә дүшәмбе 28 декабрь көнне 400 млн. сум акча күчереләчәген вәгъдә итте, акча бүлеп бирү турында документка инде кул куелган. Бу турыда ул бүген Казан шәһәре Авиатөзелеш районының (“Соцгород” микрорайоны) “Авиатөзелеш” метро станциясендә үткәрелгән “Алтынчәч” тоннель үткәрү комплексын тантаналы ачу чарасында хәбәр итте.
Мин сезнең налоглар түләгәндә дә, хезмәт хакын түләгәндә дә проблемаларыгыз булуын беләм, диде Рөстәм Миңнеханов метро төзүчеләр алдында чыгыш ясаган вакытта, әмма кризиска карамастан, безнең тоннель үткәрүче машиналарыбыз эшләргә, Казан метросы төзелергә тиеш.
26.12.2009
2009 елда Татарстан Республикасында хезмәт итүгә 13 мең, 2008 елда – 9,5 меңнән бераз гына артык, 2007 елда – 7,5 меңгә якын граждан чакырылган һәм гаскәрләргә озатылган. Бу турыда Татарстан Республикасының хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.
25.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру академиясенең 15 еллыгына багышланган “Кеше эшчәнлегенең һәрбер сферасында инновацион технологияләр төзү һәм кулланышка кертү белән бәйле мәсьәләләр чишүдә хөкүмәтнеке булмаган фәнни-иҗтимагый оешмалар роле” Халыкара конференциясендә катнашты.
24.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Эфир” телеканалы студиясендә республика һәм Казан халкы сорауларына җавап бирде.
Тапшыру туры эфирда барды.
Аерым алганда, тамашачыларны күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләре, бигрәк тә, аның сыйфаты кызыксындырды. 2010 елда республикада капиталь ремонт программасы дәвам ителәчәк.
24.12.2009
Федераль бюджет Татарстан Республикасына җитди ярдәм күрсәтте, һәм аның хисабына республика коммерция тибындагы банк кредитларын җәлеп итми дә булдыра алды. Бу турыда бүген федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары белән традицион үткәрелеп килә торган Яңа ел алды очрашуында белдерде.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткәрелде.
Узып бара торган елга нәтиҗәләр ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов елның катлаулы булуын, республиканың үз керемнәренең күп өлешләрен югалтуын хәбәр итте.
22.12.2009
Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында предприятиенең генераль директоры Рафинат Яруллин 2010-2014 елларга Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасын тәкъдим итте.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры - «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Ул, аерым алганда, шуны әйтеп үтте: бу – республикада кабул ителә торган нефть-газ химиясе комплексын үстерү буенча өченче программа. Элеккеге ике программа республикада уңышлы рәвештә тормышка ашырылды.
22.12.2009
Бүген Татарстанда яшәүче милиция хезмәткәрләренең тагын 70 гаиләсе яңа фатир алдылар. Губкин урамында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Махсус билгеләнүдәге милиция отряды (ОМОН) Административ-көнкүреш комплексының торак бүлеген тантаналы ачу узды.
Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Махсус берәмлекләр эшчәнлеге белән идарә итү үзәге башлыгы, милиция генерал-лейтенанты Владимир Горшуков, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, шулай ук хәрби состав, аларның гаиләләре һәм Эчке эшләр бүлеге ветераннары катнашты.
22.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасының тарифлар буенча комитеты җитәкчесе Марина Фәйрушина 2010 елда халык өчен газ, җылылык энергиясе, су үткәрү һәм су белән тәэмин итү тарифлары үзгәртелү турында сөйләде.
Ул тарифларның федераль һәм республика дәрәҗәсендә көйләнелүен, конкрет тарифларның муниципаль берәмлекләрнең регуляцияләү органнары тарафынан билгеләнүен искә төшереп үтте.
2010 ел тарифлары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фараз исәпләүләре нигезендә формалаштырылган (2009 елның 23 октябрендә расланган).

Битләр: << 2111 2112 2113 2114 2115 2116 2117 2118 2119 ( 2120 ) >>