Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә индустриаль мәйданчыкларны үстерү буенча киңәшмә үткәрде
14.12.2009Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Химград” (Казан) технополисы үсеше сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
“УК “Идея Капитал” ААҖ генераль директоры Альберт Кәримов әйтүенчә, технополис мәйданчыгында яңа резидентлар килүе дәвам итә, планлы рәвештә халыкара компанияләр белән сөйләшү эшләре алып барыла.
Альберт Кәримов якын арада “Химград” технополисы мәйданчыгына технополисның үзен үстерү өчен дә, инде булган җитештерүләрне киңәйтү өчен дә энергетик егәрлекләрне арттыру кирәк булачагын әйтте. Аерым алганда, “Данафлекс” компаниясе (“Химград” технополисы резиденты) 2010 елда энергия кулланылышын арттырырга кирәк булачагын әйтте.
Киңәшмәдә катнашучылар кече һәм урта бизнес компанияләренә вакытлыча энергия челтәрләренә технологик тоташу мөмкинлеген бирү турында да фикер алыштылар (файдаланылмаган егәрлекләре булган индустриаль мәйданчыкларда). Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитетына эшмәкәрләрне технологик тоташтыру регламенты проектын төзергә йөкләмә бирде.
Татарстан Республикасы Премьер-министрына шулай ук “Синергия” индустриаль паркы проектын (билгеләнеше – автокомпонентлар җитештерү) үстерү турында хәбәр иттеләр. Паркның “Алабуга” махсус икътисади зонасы (МИЗ) территориясендә урнашачагын исегезгә төшерәбез. Индустриаль парк проекты автокомпонентлар җитештерү тармагы үсешенә дә, махсус икътисади зонаның кече һәм урта бизнес предприятиеләре алдында кызыксындыручанлыгын үстерүенә дә юнәлтелгән.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Тимур Шагивалеев, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча комитет җитәкчесе Марина Фәйрушина һ.б.катнаштылар.
“Синергия” индустриаль паркы проекты турында тулырак - http://alabuga.rosoez.ru/news/media/244784/Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте