Яңалыклар

07.09.2024

Татарстан Республикасында мәктәпләрне һәм мәгариф үзәкләрен капиталь ремонтлау программалары тулысынча үтәлгән. Узган ике атнада гына да 13 муниципалитетта 23 объект төзелеп беткән. Моннан тыш, соңгы ике атнада 20 муниципалитетта 52 азык-төлек блогы (94тән) файдалануга тапшырылган, подрядчылар Апас һәм Чүпрәле районнарында соңгы 4 ресурс үзәген тәмамлаган. 15 тулай торакны ремонтлау программасы 4 объектны тапшыру белән тәмамланган - икесе Түбән Кама районында һәм берәр Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында.

Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

07.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауларны югары дәрәҗәдә оештырып уздырга кушты. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, иртәгә, 8 нче сентябрьдә, республикада җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.

06.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ сенаторлары һәм РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

06.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Нәзих Әл Нәҗҗәри белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

06.09.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты. Очрашуда Татарстан Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

06.09.2024

Хәзерге катлаулы шартларда икътисадта уңай динамиканы саклап калу мөһим. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында белдерде. Катнашучылар 2025-2027 елларга Республиканың социаль - икътисади үсеш фаразының, шулай ук 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстанның берләштерелгән бюджеты һәм ТР ММИ Территориаль фонды бюджеты фаразының төп параметрларын карадылар. Утырыш республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

06.09.2024

 Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2025-2027 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразының, шулай ук 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар планлы чорына Татарстанның берләштерелгән бюджеты һәм ТР ММИ Территориаль фонды бюджеты фаразының төп параметрларын карадылар. Эштә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

06.09.2024

Бөек Ватан сугышы елларында оештырылган Суворов училищесы үзенең бай тарихы һәм төрле өлкәләрдә үз һөнәрен тапкан чыгарылыш сыйныф укучыларының күп буыннары белән дан тота. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан суворов хәрби училищесының 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде.

06.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре министры Тәүфыйк бин Фәүзән Әр Рабига белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

06.09.2024

БРИКС илләренең беренче инновацияләр форумы 2 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр Иннополис Университетында киңәйтелгән составта яңа берләшмә илләре катнашында узачак.

Чара программасында дүрт тематик юнәлеш бар: "Химия һәм материаллар", "Квант технологияләре, ИКТ, микроэлектроника", "Авыл хуҗалыгы һәм биотехнологияләр" һәм "Экология һәм утильләштерү".

Битләр: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>