ТР Хөкүмәте Йортында социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру һәм республикада газлаштырып бетерү буенча брифинг узды

10.12.2024

Татарстанда газлаштырып бетерү программасы буенча газ 28,8 мең кишәрлек чигенә кадәр китереп җиткерелгән, шулардан 81%ы тоташтырылган инде. Россия буенча уртача процент шул ук вакытта күпкә түбәнрәк, дип сөйләде «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта.

"Бүгенге көнгә газ 28 мең 835 йорт биләмәсе чикләренә кадәр китереп җиткерелде. 23 мең 258 йорт табигый газ куллана башлады. Аларның эчке җайланмалары тоташтырылган инде, алар үз казаннары белән өйләрен җылыталар, үз газ плитәләрен кабызалар. Тоташтырылган йортларның проценты 81% тәшкил итә, бу шушы йортлар коймаларына кадәр җиткерелгәннәрдән. Россия буенча уртача - 55%», - дип белдерде Рөстәм Усманов.

Шул ук вакытта бу күрсәткечне 100%ка җиткерергә мөмкинлек бирми торган чикләүче моментлар бар, дип билгеләде компаниянең генераль директоры.

2021 елдан башлап Татарстанда йорт биләмәләрен газлаштырып бетерү программасы буенча барлыгы 34 меңнән артык гариза бирелгән, алар буенча 32,8 мең килешү төзелгән.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев билгеләп үткәнчә, Татарстанда газлаштыруның иң югары дәрәҗәсе - 97,8%. "Быел Россия Президентының Федераль Собраниегә Юлламасы кысаларында бакчачылык һәм яшелчәчелекнең коммерциячел булмаган ширкәтләрен социаль газлаштыру программасына кертергә кушылды. Мондый йорт хуҗалыкларын барлау эше башкарылды. Муниципаль берәмлекләр гаризалары нигезендә 570 йортны үз эченә алган СНТны газлаштыру графигы расланды. Бу 12 муниципаль берәмлектә 53 СНТ", - диде ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанда газлаштыру буенча адреслы ярдәм күрсәтү өчен субсидияләр бүлеп бирелә. Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, инвалид яки өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр, җан башына уртача кереме 19 мең сумнан артмаган гаиләләр, шулай ук МХОдә катнашучыларның гаиләләре һәм башка категорияләр ярдәм алу хокукына ия. Быел бу максатларга 92,3 млн сум юнәлдереләчәк. Бүгенге көнгә 966 йорт хуҗалыгы ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, аларның 908е 88,3 млн сумлык субсидия алган инде.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның апрелендә Президент Владимир Путин газлаштырылган торак пунктлардагы йортларга бушлай газ кертергә кушты. Газлаштырудан аермалы буларак, газлаштырып бетерү Россиянең шәһәр эчендәге яки бистә эчендәге челтәрләре булган һәм газүткәргечне кишәрлекләрнең чикләренә кадәр генә салырга кирәк булган газлаштырылган торак пунктларында үткәрелә. 2022 елның ноябрендә РФ Хөкүмәте газлаштырып бетерү программасын сроксыз итү турында карар кабул итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "Татар-Информ" материаллары кулланылды.