Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Куала-Лумпурга эш сәфәре кысаларында Малайзиянең Халыкара яшьләр үзәгендә булды.
Республика Рәисенә эш киңлекләрен, Малайзиянең балалар һәм яшьләр белән эшләү өлкәсендәге иң яхшы практикалары күргәзмәсен күрсәттеләр, шулай ук ил дипломатиясенең мәктәп клублары эшчәнлеге белән дә таныштырдылар.
Шулай ук үзәктә Рөстәм Миңнеханов Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренең яшьләр берләшмәләре лидерлары белән Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча очрашты. "Сезнең эшчәнлегегез традицион гуманитар кыйммәтләргә нигезләнгән сәламәт җәмгыять формалаштыру өчен бик мөһим. Хәзерге шартларда бу аеруча мөһим", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә үсеп килүче буынны традицион гаилә кыйммәтләре нигезендә тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырыла. "Татарстанда кирәкле үсеш алган инфраструктура, Россиядә балалар лагерьлары, яшьләр һәм яшүсмерләр клублары челтәре, илдә иң эре экстрим-парклар бар. Университет һәм махсус икътисадый зонасы булган яңа шәһәр төзелде, авыл яшьләренә, яшь галимнәргә, яшь гаиләләргә ярдәм программалары гамәлгә ашырыла, даими рәвештә тематик фестивальләр һәм форумнар уза», - дип уртаклашты республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиядә башка ил яшьләре белән интеграциягә зур әһәмият бирелә. Аерым алганда, дипломатия мәктәп клублары проекты кысаларында 20 ил белән эш алып барыла. ШОС, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, БРИКС һәм АСЕАН киңлекләрендә яшьләр арасындагы хезмәттәшлек форматлары хуплана.
«Безгә кадрлар әзерләүдә, киләчәк буыннарны тәрбияләүдә, шулай ук яшьләребезнең һәрьяклап үсеше өчен яхшы шартлар тудыруда һәм аларга ярдәм итүдә уңышлы практикалар белән уртаклашырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Визиты ахырында Татарстан Рәисе яшьләр үзәге территориясендә агач утырту гамәлендә катнашты.