Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Республика көне – Татарстанның күпмилләтле халкын, анда туып-үскән һәм яшәүче һәркемне берләштергән дәүләт бәйрәме уңаеннан чын күңелдән котлыйм.
Якташларыбызның, республикада тәрбияләнгән атаклы шәхесләрнең казанышлары безнең күңелләрдә горурлык хисе уята. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә без һәрчак ихтирамлы мөнәсәбәттә. Хезмәт коллективлары, күренекле фән эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре һәм спортчылар уңышларын лаеклы бүләкләр белән билгеләп үтәбез.
Республика көне - күпмилләтле Татарстанда яшәүчеләрне берләштерүче иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәйрәм уңаеннан уздырылган тантаналы кичәдә белдерде. Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Нодирҗан Касыймов белән очрашты.
Бүген «Казан Экспо» каршындагы мәйданчыкта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантана Республика көненә багышланган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда М-14 микрорайонындагы 133 нче күп профильле «Гаилә» лицеенда булды. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Югары суды коллективына яңа рәисне тәкъдим иттеләр. Ул элек Яшел Үзән шәһәр судын җитәкләгән Азат Гыйльметдинов. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Югары Суды Рәисе урынбасары Юрий Глазов катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы көненә багышланган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев реставрацияләнгән «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чистай районында булды.
«Иннополис» инновацион үзәгендә танышу визиты белән Н.Ф.Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы, фән һәм технологияләр өлкәсендә Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты Александр Гинцбург булды.