Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышына кадәр кыска очрашу уздырды.
Исегезгә төшерәбез, республика Рәисе Куала-Лумпурга эш сәфәренә килде. Рөстәм Миңнеханов Премьерга «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында шәхсән катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
"Сезнең илнең күп өлкәләрдәге тәҗрибәсе, аның алга киткән ислам финанслары, хәләл продуктлар һәм хезмәт күрсәтүләр базары бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә зур кызыксыну уята. Россия-Малайзия элемтәләре алга таба үсеш алыр дип өметләнәбез. Татарстан моңа актив рәвештә ярдәм итәргә әзер", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, нәкъ менә Куала-Лумпурда 20 ел элек Россия Президенты Владимир Путин Россиянең Ислам конференциясе оешмасына күзәтүче сыйфатында керергә ниятләве турында белдергән иде.
Рөстәм Миңнеханов төркем утырышы Россиянең ислам дөньясы белән киләчәк хезмәттәшлеген үстерү эшендә мөһим адым булачагына ышаныч белдерде. Татарстан Малайзиянең кайбер төбәкләре, аерым алганда Җохор һәм Саравак штатлары белән элемтәдә тора. Товар әйләнеше күләме артуга карамастан, әлегә зур түгел - $61 млн. Быел исә бер ярым тапкырга үсеш күрсәтә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан, куәтле сәнәгать потенциалы булган экспортка юнәлтелгән республика буларак, продукциянең иң киң спектрын тәэмин итәргә әзер. Авыл хуҗалыгы өлешендә Малайзиядә Татарстан продукциясен сату, хәләл өлкәдә аккредитацияләү, шулай ук академик хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча килешүләр төзелде. Шулай ук Татарстан – Россиядә ислам (партнерлык) банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге. Бу хезмәттәшлек өчен тагын бер перспективалы өлкә.
Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министрына Малайзия белән Россия арасында икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышларының берсен Казанда уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Малайзия Премьер-министры, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановны сәламләп, Россия белән Малайзия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуның мөһимлеген ассызыклады.
«Безне Россия һәм Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлегебезнең ничек үсүе сөендерә. Бу хезмәттәшлек БРИКС кысаларында да ныгый һәм ул шулай ышанычлы ике яклы мөнәсәбәтләргә корылган», - дип ассызыклады Әнвәр Ибраһим.