Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама химия-технология институтында һәм Түбән Кама педагогика көллиятендә булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә булды.
Ел башыннан республика юлларындагы юл-транспорт һәлакәтендә сигез яшь татарстанлы һәлак булды. Әгәр ата-аналар үз балаларына игътибарлырак булсалар, бу фаҗигаләрне булдырмаска мөмкин булыр иде. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Утырыш кысаларында кайбер перспектив проектларны тәкъдир иттеләр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов КХЛ чемпионаты уеннары башланыр алдыннан «Ак Барс» хоккей клубы белән очрашты. Очрашу клубның Казандагы спорт базасында узды.
Бүген Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү ашы узды. Чарада бөтен Татарстаннан 45 гаилә катнашты. Тантаналы кабул итүне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова үткәрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Газпромбанк идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс һәм Газпромбанкның Казандагы филиалы вице-президенты – идарәчесе Антон Фомин белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төзелеш тармагында республика нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Чара «Казан Экспо»да Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында узды.