Рөстәм Миңнеханов Татарстанда өч юл объектын ачуда катнашты

12.12.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң «Горький шоссесы» автомобиль юлын, «Зур Зеленодольск» автомобиль юлын ачуда һәм М-7 «Волга» Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан – Уфа автомобиль юлы участогында эш хәрәкәтен башлап җибәрүдә катнашты.

Чара видеоконференцэлемтә аша Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Транспорт министры Роман Старовойт һәм башка рәсми затлар белән узды.

Чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, илебез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең стратегик карарлары нәтиҗәсендә бүген шундый мөһим проектлар гамәлгә ашырыла, төбәкләрнең транспорт челтәре актив үсә. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, яңа автомобиль юллары төзелеше Казан, Зеленодольск районы һәм республиканың башка районнары арасында транспорт элемтәсен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Мондый заманча логистика Горький шоссесына һәм Зур Зеленододльск микрорайонына якын территориядә яңа торакны файдалануга тапшыруны тәэмин итәчәк.

ТР Рәисе ассызыклаганча, Татарстан тарихында моңа кадәр мондый күләмдә юллар төзелеше булганы юк иде әле. «Мондый җитди федераль программа ярдәмендә без стратегик проектларны гамәлгә ашырабыз", - дип белдерде ул. «Безнең хыялыбыз - Казан белән Зеленодольскны якынайту, һәм бүген бу булачак та, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Моннан тыш, бүген без яңа шәһәр - Иннополиска эш хәрәкәте ачабыз. Алда тагын зур проектлар". Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, узган ел Татарстанда Идел аша яңа күпер ачылды, ә быел Кама елгасы аша күпер ачылачак. «Без бу турыда хәтта хыяллана да алмый идек!"- диде ТР Рәисе. Инфраструктур меню инструментлары барысын да кыска вакыт эчендә тормышка ашырырга мөмкинлек бирде, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, яңартылган Горький шоссесында беренче өч дәрәҗәле чишелеш барлыкка килде. Шәһәр халкы өчен бу Киров һәм Мәскәү районнарына тиз барып җитү өчен яхшы мөмкинлек. Без ил Хөкүмәтенә төбәкнең транспорт инфраструктурасына моңарчы күрелмәгән ярдәм чаралары өчен рәхмәтле, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм, барлык проектларның да гамәлгә ашырылачак, дип йомгак ясады.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, яңа автомобиль юллары объектларын ачу – Казан агломерациясе үсешендә тагын бер мөһим адым. "Казанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында илебез Президенты Владимир Путин куйган күрсәткеч артып китте инде, - шәһәр агломерацияләре юл челтәренең кимендә 85%ын норматив хәлдә тәэмин итү. Ә төбәк юлларында Татарстанда норматив халәте күрсәткече 50%ка арткан - ул инде 52%ка җиткән". «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Зур Казан боҗрасы үсеше гамәлгә ашырылды, Вознесенск трактының беренче этабы төзелде, икенче этапның тәмамлануын көтәбез», — дип билгеләп үтте РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Ул искәрткәнчә, «Көнбатыш - Көнчыгыш» һәм «Төньяк - Көньяк» халыкара коридорларын үстерү буенча эшләр дәвам итә. «Чаллы шәһәрен, Оренбург трактындагы Сокуры бистәсен әйләнеп чыгуны көтәбез. Бу «Европа - Көнбатыш Кытай» проекты кысаларында, — диде Марат Хөснуллин. Марат Хөснуллин шулай ук бүгенге көндә ачылган объектларның ил үсешенә, бу куәтле транспорт төене үсешенә чираттагы өлеш кертүен искәртте.

"Якын арада федераль әһәмияткә ия булган тагын берничә юл ачылыр дип өметләнәбез: Шәле - Баулы, Чаллыны урап узу. Һәм Уфа һәм Екатеринбург белән алга таба элемтә тәэмин ителде. Бүгенге объектлар - алар барысы да Казан агломерациясенә керә һәм инвестиция-бюджет кредитлары җәлеп итеп төзелгән, бу Дом.РФ катнашындагы дәүләт облигацияләре дә.

Юл объектлары торак төзелеше үсеш алсын өчен төзелгән. Һәм бүген Татарстан һәм Казан торакны файдалануга тапшыру буенча лидерлар, шул исәптән биредә мондый юллар төзелү нәтиҗәсендә дә», - дип белдерде Россия вице-премьеры. Марат Хөснуллин видеоконференцэлемтә аша яңа автомобиль юлларына старт бирде.

"Хәрәкәт ачарга рөхсәт итәм. Яңа елда яңа юллардан киттек!"- диде ул.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.