Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиядә «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышын уздырды.
Чараны ачып, Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Россия Федерациясе Президентының сәламләвен укыды. Алга таба Дәүләт Башлыгы сәламләвенең тулы текстын китерәбез:
"Кадерле дуслар! Сезне „Россия - Ислам дөньясы“ стратегик караш төркеменең чираттагы утырышы ачылу уңаеннан сәламлим, бу юлы ул кунакчыл Малайзия җирендә уза. Россия Федерациясе гадәттәгечә мөселман илләре белән дустанә элемтәләрне үстерүгә зур әһәмият бирә – ике яклы линия буенча да, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән әңгәмә кысаларында да. Шунысы мөһим, хәзерге катлаулы халыкара вәзгыятьтә безнең төбәк һәм глобаль көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр буенча позицияләребез якын. Моны төркемнең быелгы утырышы темасы да раслый - „Формалашып килүче күпполярлык чорында Россия һәм Ислам дөньясының үзара хезмәттәшлеге“. Чыннан да, без бергәләп дискриминация, диктат һәм санкцион басымның теләсә нинди формаларыннан азат халыкара хокукның чын тигезлегенә һәм өстенлегенә нигезләнгән гадел демократик дөнья тәртибен төзү өчен чыгыш ясыйбыз. Утырыш барышында киң колачлы мәсьәләләрне карарга кирәк булачак. Региональ конфликт һәм кризисларны җайга салу, шулай ук террорчылык куркынычына каршы көрәш проблемалары гадәттәгечә аерым игътибарга лаек. Экстремистик идеология таралуга нәтиҗәлерәк каршы тору максатларында мәгариф һәм агарту өлкәләрендә көчләрне җайга салу турында да уйларга кирәк. Тулаем алганда, сез конструктив, эчтәлекле дискуссияләр уздырырсыз, ә төркем тәкъдим иткән идеяләр һәм инициативалар безнең илләр арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне алга таба үстерергә ярдәм итәр дип ышанам. Сезгә уңышлар һәм игелек телим!».