Яңалыклар

20.11.2024

Бүген КХРга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов FAW Toyota Motor (Chengdu) СО.,Ltd җитештерүендә булды.

20.11.2024

Рөстәм Миңнеханов Сычуань провинциясе КПК комитеты секретаре Ван Сяохуэй белән очрашты.

Республика Рәисе кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм соңгы елларда Россия белән Кытай арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитүен, ә Татарстан аларны ныгытуга үз өлешен кертүен билгеләп үтте.

20.11.2024

Рөстәм Миңнеханов Чэндуга, Сычуань провинциясенә, Кытайга эш сәфәренә килде. Бер көнлек визиты кысаларында аның берничә компаниядә булуы, шәһәр территорияләрен үстерү проектлары белән танышуы, шулай ук рәсми очрашулары планлаштырылган.

19.11.2024

Татарстан Хөкүмәте Йортында Казан федераль университетының 220 еллыгын бәйрәм итүгә һәм югары уку йортының үсешендәгн перспектив юнәлешләренә багышланган брифинг узды.  

18.11.2024

Бүген Казан Кремлендә «Чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү өлкәсендә хакимият органнары эшчәнлеген җайга салу механизмнарын камилләштерү турында»гы мәсьәлә буенча Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ТР Рәисе каршындагы совет утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Эштә республика Премьер-министры Алексей Песошин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык (ФАДН) җитәкчесе урынбасары Станислав Бедкин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, район һәм шәһәр башлыклары, Дәүләт Думасы депутатлары, иҗтимагый милли-мәдәни һәм дини оешмалар лидерлары катнашты.

18.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» XVII форумының пленар утырышында катнашты. Очрашуның модераторы - ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли урасы рәисе Васил Шәйхеразыев.

16.11.2024

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы президенты Таһа Айхан белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

16.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә салым органнары хезмәткәрләрен киләчәк һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

16.11.2024

Татарстанлылар НАТО илләренең трофей техникасы күргәзмәсе белән бик кызыксыналар. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә билгеләп үтте.

16.11.2024

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов салкыннар башлану белән янгыннар ешаюын билгеләп үтте, бигрәк тә шәхси секторда.

Битләр: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>