Яңалыклар

31.08.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика ветеринария учреждениеләренә яңа хезмәт машиналарыннан ачкычлар тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын 31 августта билгеләп үтелә торган Ветеринария хезмәткәрләре көне белән котлады.

Ул шулай ук ветеринария хезмәте алдында җитди бурычлар торуын әйтте.

31.08.2024

Татарстан Республикасында ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре тарафыннан 1 964 тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча төзелеш мәйданчыкларында 668 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан административ җаваплылык турында 96 карар чыгарган. Гомумән алганда, быел ведомство белгечләре төзелеш мәйданчыкларында 930 тапкыр булганнар.

Баш инвестиция-төзелеш идарәсе гыйнвар аеннан 252 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган. Төзелеш өлкәсендә контроль-күзәтчелек чаралары дәвам иттереләчәк.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

31.08.2024

30 августта Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чараларында 400 меңнән артык кеше катнашты, шуларның 290 меңе - Казанда.

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Киңәшмә республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

30.08.2024

Бүген «Казан» ат спорты комплексы манежында Республика көненә багышланган конкурс буенча II халыкара турнир узды. Ярышларда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР вице-премьеры авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук РФ ат спорты федерациясе президенты Марина Сечина катнашты.

30.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья фигуралы шуу йолдызы, Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың «Заман сакчылары»боз тамашасын карады.  

30.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» халыкара мотофестивале кысаларында оештырылган «Кызыл Кремльдән Ак Кремльгә» мотойөрешендә катнашты. Чара Татарстан Республикасы көненә багышланды.

30.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы «Вертолет» яшьләр үзәгендә булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озата йөрде. 

30.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Елмай» яңа балалар паркында һәм төзекләндерелгән Фукс скверында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озата йөрде. 

30.08.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Р. Зорге урамындагы 93, 93а, 95 нче йортларның ишегалды территорияләрендә булды.

ТР Рәисе белән бергә ишегалларында Казан мэры Илсур Метшин да йөрде.

Р. Зорге урамындагы торак йортларның ишегалды территорияләре «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында яңартылган.

30.08.2024

Бүген Казанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка мемориаль такта ачу тантанасы узды.

Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Илдус Мостюковның туганнары, башка кунаклар катнашты.

Битләр: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>