Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка шәхси игътибар йөзеннән, аны үзенең резиденциясенә очрашуга чакырды.
Очрашуда уртак проектлар турында фикер алыштылар, шулай ук «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең узган утырышына йомгак ясадылар.
Әнвәр Ибраһим мондый форматның мөһимлеген билгеләп үтте һәм уздыру урыны итеп Куала-Лумпур сайлаган өчен рәхмәт белдерде.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Премьер-министрга утырышта шәхсән катнашуы өчен рәхмәт белдерде.