Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим Татарстан Рәисе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнехановның Россиянең ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеген ныгытудагы мөһим ролен билгеләп үтте. Бу хакта ул Куала-Лумпурда «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышында белдерде.
"Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстанның барлык халкы кебек үк, батыр кеше", - дип ассызыклады Әнвәр Ибраһим. Ул билгеләп үткәнчә, Стратегик караш төркеме форматы Россия һәм ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлекне сизелерлек ныгытырга мөмкинлек бирә. "Минем өчен бу хөрмәтле җыелыш алдында чыгыш ясау зур мәртәбә. Бу чара, һичшиксез, мөселман дөньясы белән Россия арасындагы элемтәләрне ныгытачак. Без эчтәлекле диалог һәм озак вакытлы хезмәттәшлекне хуплыйбыз, - диде Малайзия Премьер-министры. - Россия һәм аның ислам дөньясы белән тыгыз элемтәләре аны бәяләп бетергесез партнер итә».
Төркемдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Әнвәр Ибраһим Малайзия җитәкчелеген хәзерге дөньяда борчыган төп мәсьәләләрне билгеләде. Аерым алганда, ул игътибарны Европада соңгы елларда мөселман җәмгыятьләренә каршы максатчан гамәлләрнең борчулы үсеше күзәтелүенә юнәлтте. Мәчетләр мәсхәрә ителә, аерым кешеләр эзәрлекләнә. «Котырткыч риторика һәм пропаганда ышанмаучанлыкны, бүленешне һәм көч куллануны көчәйтте", - дип ачуланды Премьер. Россия белән мөселман дөньясы арасындагы икътисадый партнерлык өлешендә Әнвәр Ибраһим гаять зур перспективаларны билгеләп үтте.
"Малайзия - ислам финанслары өлкәсендә дөньякүләм лидер. Без шәригать таләпләренә җавап бирүче һәм финанс инновацияләрен стимуллаштыручы институтларның ышанычлы экосистемасын булдырдык. Россия үзенең шактый мөселман халкы белән ислам банкингы өстенлекләреннән файдаланырга әзер. Бу уртак проектларга һәм мөселман күпчелеге булган илләрдән инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итә",- дип белдерде Малайзия Премьер-министры.
Аның фикеренчә, гаделрәк һәм күпполярлы дөньяга юл ышаныч һәм бердәмлек таләп итә. "Бу очрашу - диалог өчен мөмкинлек кенә түгел, ә гамәлгә чакыру да. Бу безнең миссияне үтәү мөмкинлеге", - дип ассызыклады Әнвәр Ибраһим.