Күпполярлык бүген политологик термин гына түгел,ә объектив чынбарлык. Бу хакта Куала-Лумпурда узган «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышында Татарстан Республикасы Рәисе, Төркем рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Республика Рәисе ассызыклаганча, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең Малайзиядә очрашуы бу илнең тотрыклы күпполяр дөнья тәртибен булдыру процессында катнашуының мөһимлегенә һәм Малайзиянең һәм аның җитәкчелегенең Ислам дөньясында һәм Россия белән хезмәттәшлектә зур уңай роленә бәйле.
«Безнең илдә 20 миллионнан артык мөселман яши, ә ислам күп милләтле һәм күп конфессияле Россия җәмгыятенең мөһим өлеше булып тора", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Глобаль чакырулар турында сөйләгәндә, Татарстан Рәисе коллектив Көнбатышның катышуы нәтиҗәсендә дөнья тотрыклылыгын югалта һәм кризис, басым, санкцияләр өстенлек итә башлаган илләрдәге вәзгыять турында борчылуын белдерде. "Тигезлек, гаделлек, милли традицияләр һәм кыйммәтләр нигезендә үзара файдалы хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән кешелек үсешенең дөрес векторын формалаштыру - төп бурыч. Россия Федерациясенең БРИКС берләшмәсендә рәислеге бу процесска һәм тиешле карарлар кабул итүгә мөһим өлеш кертте. Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә оештырылган һәм "Гадел глобаль үсеш һәм куркынычсызлык өчен күп яклылыкны ныгыту" девизы астында узган Казан саммиты дөньякүләм вакыйгага әверелде, ул халыкара мөнәсәбәтләрдә яңа сәхифә ачты", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, саммит көннәрендә Казанга 36 ил һәм 6 халыкара оешма җитәкчесе һәм делегацияләре килде, ә 24 илне үз лидерлары тәкъдим итте.
"Мондый масштаблар БРИКСНЫҢ хәзерге дөньядагы абруе һәм роле, шулай ук күп кенә дәүләтләр ягыннан үзара хезмәттәшлеккә кызыксыну артуы турында ачык сөйли. 30дан артык ил берләшмә эшенә кушылырга теләк белдерде, ә Казандагы саммит нәтиҗәләре буенча 13 ил БРИКС дәүләт-партнерлары статусын алды», - дип сөйләде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, саммит чараларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 16 мөселман дәүләте лидерлары һәм вәкилләре катнашты.
Бүген БРИКСка өч алдынгы ислам иле керә: Мисыр, Иран һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре. Казан саммиты нәтиҗәләре буенча тагын 5 ислам иле берләшмәнең партнерлары булды, шул исәптән Малайзия дә. «Бу, һичшиксез, ислам дәүләтләренең йогынтысы, сәяси һәм икътисадый мөмкинлекләре үсешен ассызыклый», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген БРИКС - бөтендөнья территориясенең 30%тан артыгы һәм планета халкының 45%тан артыгы. Анда катнашучылар - дөньякүләм икътисадый үсеш драйверлары. Берләшмә илләре нефтьнең 40%ын чыгаралар һәм товарларның дөньякүләм экспортының дүрттән бер өлешен гамәлгә ашыралар.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының БРИКС кемгәдер каршы берләшү һәм БМОныалыштыру омтылышы түгел дигән төп тезисын аерым ассызыклады. Бу, барыннан да элек, катнашучы илләр мәнфәгатьләрендә һәм планетаның тотрыклы үсеше өчен яңа мөмкинлекләр. Ислам дөньясының роле турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә җентекләп тукталды.
Ул билгеләп үткәнчә, илнең 2025 елда АСЕАНда (Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе) булачак рәислеге төбәк иминлеген ныгытуга, икътисад һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек өлкәсендә ныклы хезмәттәшлеккә ярдәм итәчәк.