Яңалыклар

04.03.2025

Россиядә җир кишәрлекләрен милекчеләрдән тартып алырга мөмкин булган яңа закон эшли башлады, әгәр алар билгеләнеше буенча файдаланылмаса яки әйләнә-тирә мохиткә зыян китерсәләр. Шул ук вакытта мондый кишәрлекләрнең милекчеләренә җирне тәртипкә китерү өчен өч ел вакыт бирелә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта яңалыктан кемнәр зыян күрәчәге, кемнәрне яклавы турында фикер алыштылар.

04.03.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия Почтасы» АҖ генераль директоры Михаил Волков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

03.03.2025

Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабул итте. РеспубликаРәисе Дәүләт Башлыгына төбәкнең икътисадый үсеше турында мәгълүмат бирде.

01.03.2025

«Безнең ишегалды» программасы буенча төзелеш эшләрен апрельдә башлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Арина Петрова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

01.03.2025

Капиталь ремонт программасы буенча, өстәмә лимитны исәпкә алып, 42 муниципалитетта 911 күп фатирлы йорт исемлеге төзелде. Шулардан 234 йортта 711 лифтны алмаштыру каралган, 688 йортта гомуми төзелеш эшләре башкарылачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Барлык муниципаль районнарны тоташтырып, киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

01.03.2025

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җылыту системаларының һәм газ җайланмаларының төзеклеген контрольдә тоту эшен көчәйтергә чакырды.

01.03.2025

ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмә барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың гыйбадәт объектларында дини йолалар һәм гыйбадәт кылулар үткәргәндә иминлекне тәэмин итәргә кушты.

28.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Катнашучылар 2024 елдагы эш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

28.02.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, композитлар җитештерү, нефть чыгару һәм башка өлкәләрдә технологик компанияләрнең инновацион идеяләре каралды.

28.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында катнашты. Чара «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узды.

Битләр: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>