Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия ҖҮФХнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең тулы вәкиллекле киңәйтелгән утырышында катнашты. Утырыш ведомствоның 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланды.
Чарада Россия ҖҮФХнең Хөкем карарларын үтәү һәм махсус исәпкә алу идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-майоры Игорь Вединяпин, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Прокуроры Альберт Суяргулов катнашты.
Иннополисның «АртСпейс» мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Евгений Варакин, шәһәр Советы депутатлары, эшкуарлар һәм Иннополис халкы катнашында 2024 ел нәтиҗәләре буенча Иннополис шәһәре Советының хисап утырышы узды.
Иннополиста KRAVT Hotel INNOPOLIS 4* категориясендәге беренче кунакханә ачылды. Элегрәк, 2024 ел ахырында, объект ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тикшерүен узган, аның нәтиҗәләре буенча файдалануга тапшыруга рөхсәт бирелгән. Кунакханәнең рәсми сайтында 1 февральдән үк номерларны броньлау мөмкинлеге эшли башлады.
Бүген Казанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын-коткару спорты буенча «ТР Премьер-министры Кубогы» XX бөтенроссия ярышлары ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов һәм башкалар катнашты.
Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне уңаеннан Алексей Песошин мөрәҗәгате
29-30 гыйнварда Казанда «Кече ватан – Россия көче» II бөтенроссия муниципаль форумы кысаларында төбәк көннәре уңышлы узды. Чара Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе (ВАРМСУ) җитәкчелегендә Россия Президенты Администрациясе ярдәмендә оештырылды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәртте.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанда муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәм бизәлешенә XII республика конкурсына йомгак ясалды.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау планнары турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән (видеоконференцэлемтә буенча) Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясенең 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Бу темага багышланган киңәшмәне ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров үткәрде.
Әсгать Сәфәров ассызыклаганча: махсус хәрби операция, эчке сәяси көн тәртибе ТР Рәисе Администрациясе хезмәткәрләре эшенә аерым җаваплылык йөкли.
Бүген республика Фәннәр академиясендә «Республика лаборатория мөдирләре мәктәбе»н тәмамлаучыларның гомуми җыелышы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.