Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, композитлар җитештерү, нефть чыгару һәм башка өлкәләрдә технологик компанияләрнең инновацион идеяләре каралды.
Беренче нотыкны «Техпром - Композит» ҖЧҖ (Екатеринбург) директоры-полимер композицион материаллар юнәлеше директоры Илья Романов тәкъдим итте. Ул суперконструкцион һәм инженерлык термопластлары нигезендә композитлар һәм эшләнмәләр эшләү һәм җитештерү турында сөйләде. Авиакосмос, радиоэлектрон һәм электротехника, нефть-газ сәнәгате кулланылышта төп тармаклар булып тора.
Компаниягә 2005 елда нигез салынган, аның үз фәнни-лаборатор комплексы бар. Компания штатында 700дән артык кеше эшли.
Формалаштырылган кою коксы һәм яңа технологияләр турында «Төбәк инженерлык үзәге» ҖЧҖ проекты җитәкчесе Альберт Ибраһимов сөйләде. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, кою коксын иң эре кулланучылар - төзелеш материаллары җитештерүче компанияләр (шул исәптән «Технониколь»). Нотыкчы билгеләп үткәнчә, кою коксының фаразланган ихтыяҗы артачак. Ул сынау проектын тормышка ашырырга – яңа технология буенча кою коксын җитештерүне эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов проектны ТАНЕКО, ТАИФ-НК һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ белгечләренә өйрәнергә кушты.
Аннары «Аптрейд» ҖЧҖ (Мәскәү) коммерция директоры, гамәлгә куючыларының берсе Руслан Сарбаев эре бизнес өчен маркетплейс-платформаны тәкъдим итте.
Татарстан Рәисе тәкъдир итүне уңай бәяләде һәм бүген электрон коммерция өчен мәйданчыкларны үстерү мөһим, дип билгеләп үтте.
Микроэлектроника буенча дизайн-үзәк мөмкинлекләре турында «РФА Казан фәнни үзәге» ФТҮнең яшьләр лабораториясе мөдире, дизайн-үзәге җитәкчесе Дмитрий Жарков сөйләде.
Утырыш барышында шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.