Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында катнашты. Чара «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узды.
Бөтендөнья татар конгрессы 26-28 февраль көннәрендә XIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенын үткәрә. Быел җыенга Россиянең 46 төбәгеннән, Татарстанны да кертеп, 900дән артык катнашучы җыелды. Делегатлар арасында кече бизнес, фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре бар.
Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов илнең төрле төбәкләреннән продукция һәм халык кәсепләре товарлары җитештерүчеләрнең күргәзмә-ярминкәсен карады. Экспозициядә хәләл продукция, бизәнү әйберләре, милли кием элементлары, шулай ук МХО зонасында хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүче иҗтимагый оешмалар күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Очрашуның модераторы - ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхеразыев. Делегатлар фермер хуҗалыкларын һәм бизнес проектларын үстерү, хәйрия эшчәнлеге турында сөйләделәр, шулай ук авыл территорияләрен үстерү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга Татарстанга игътибарлары һәм республика белән эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгытырга омтылулары өчен рәхмәт белдерде. "Безнең өстенлекле бурычыбыз - туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калу. Бездән башка моның белән беркем дә шөгыльләнмәячәк. Бу эштә дә сез - безнең ышанычлы таянычыбыз. Без сезгә рәхмәтле. Эшкуар буларак, сез башкаларга эш бирәсез, авыл халкына булышасыз, авылларыгызны төзекләндерүдә катнашасыз. Сезнең барлык теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне без эш өчен исәпкә алырбыз. Барыгызга да рәхмәт, алга таба да уңышлар телим!"- диде Татарстан Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, милләтара дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлешләре өчен республика бүләкләре тапшырды.