Рөстәм Миңнеханов: 2024 елда республиканың кече нефть компанияләре 6,9 млн тонна нефть чыгарды

28.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Катнашучылар 2024 елдагы эш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел Urals маркалы нефтьнең уртача еллык бәясе барреле өчен 68 доллар тәшкил итте. Агымдагы елның гыйнварында уртача бәя - 6 67,7. Узган ел нәтиҗәләре буенча Россиядә нефть чыгару 516 млн тонна тәшкил иткән. "Узган ел Татарстанда 33,84 млн тонна нефть чыгарылды. Республиканың кече нефть компанияләренә 6,9 млн тонна туры килә", - диде ТР Рәисе.

«Нефтеконсорциум КНК» АҖ генераль директоры Рафаэль Минһаҗев кече нефть компанияләренең эш нәтиҗәләре турында җентекләбрәк сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, нефть чыгару күләме буенча билгеләнгән бурычларны 24 компания арттырып үтәгән. 2024 елда 305,3 млрд сумлык продукция озатылган, бу 2023 ел белән чагыштырганда 21%ка күбрәк. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 280,1 млрд сум күләмендә салым күчерелгән, шулардан республика бюджетына - 11,3 млрд сум (2023 елга карата 26%ка артык).

Эксплуатацион бораулау буенча компанияләр тарафыннан 285 мең метр тау токымы борауланган. 212 яңа скважина файдалануга тапшырылган. Быел компанияләр тарафыннан 161 мең метр тау токымнары бораулау һәм 180 яңа скважина файдалануга тапшыру планлаштырылган.

Кече нефть компанияләренең сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык таләпләрен үтәве турында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 30 компания 314 куркыныч җитештерү объектын файдалана. 2024 елда, 2023 елдагы кебек үк, аварияләр һәм бәхетсезлек очраклары булмаган. Узган ел 79 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән - 489 хокук бозу очрагы ачыкланган. Төп бозулар - проект-эксплуатация документациясе таләпләрен үтәмәү; җайланмаларны вакытында тикшермәү, карамау; техник җайланмаларның сәнәгать куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләренә туры килмәве; югары куркынычлы эшләрне оештыруга һәм уздыруга карата таләпләрнең бозылуы; аттестацияләнмәгән персонал тарафыннан эксплуатацияләү; сәнәгать куркынычсызлыгы экспертизаларын вакытында уздырмау һәм сыйфатсыз уздыру.

Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров хәбәр иткәнчә, 2024 елда идарә кече нефть компанияләре белән комплекслы экологик рөхсәтләрне вакытында алуны тәэмин итү буенча эш алып барган. Профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә предприятиеләргә укыту чаралары һәм консультацияләр уздырылды. "Нефтеконсорциум" белән берлектә кече нефть компанияләре өчен мәгълүматлар җыю һәм заявкалар әзерләү процессын оптимальләштерүгә ирешелгән. Барлык үткәрелгән чаралар Татарстанда КЭР алу буенча тулаем Россиядәгедән югарырак күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек биргән.

«Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе» ФБУнең Казан филиалы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында филиал директоры урынбасары Равил Мотыйгуллин хәбәр итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.