Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җылыту системаларының һәм газ җайланмаларының төзеклеген контрольдә тоту эшен көчәйтергә чакырды.
Соңгы атнада республикада 79 янгын очрагы теркәлгән, аларда 6 кеше, шул исәптән 1 бала һәлак булган. Төп сәбәп - электр һәм мич җайланмалары приборларының төзек булмавы.
Моннан тыш, бер атна эчендә мич һәм газ җайланмаларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында республикада 4 ис ис тиеп агулану очрагы теркәлгән, аларда 10 кеше, шул исәптән 6 бала зыян күргән.
"Шәһәр һәм район башлыкларына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренә, торак, газ белән тәэмин итүче һәм электр челтәре оешмаларына, күп балалы гаиләләргә, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә һәм гражданнарның социаль яктан зәгыйфь категорияләренә аерым игътибар биреп, торак йортларда профилактик эшне активлаштырырга кирәк. Шулай ук электр челтәрләренә һәм газүткәргечләргә законсыз тоташуларны ачыклау, җылыту системаларының һәм газ җайланмаларының төзеклеген, шул исәптән төтен юлларын вакытында чистартуны контрольдә тоту буенча эшне көчәйтергә кирәк», - дип игътибарны юнәлтте республика Рәисе.
Шулай ук ул аз керемле гражданнарга мичләрен һәм электр үткәргечләрен ремонтлау өчен адреслы ярдәм күрсәтергә кушты. "Гражданнарның тормыш иминлеге - безнең өстенлекле бурыч!"- диде Рөстәм Миңнеханов.