Яңалыклар

13.01.2025

Иннополиста истәлекле вакыйга - Иннополис Университеты каршында мәгълүмат технологияләре һәм робот техникасы өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен махсуслашкан көллият ачылды. Беренче уку елында, 2025-2026 елда, ул 75 студент кабул итәчәк, бу индустриянең конкрет ихтыяҗларын төгәл канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән сынау проекты булачак.

12.01.2025

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ел саен ул Россиядә 12 гыйнварда билгеләп үтелә.

11.01.2025

Язгы кыр эшләрен башкаруга республикага 40 млрд сумнан артык акча кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

11.01.2025

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте йортында традицион республика киңәшмәсе уздырды. 2025 елда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә республика һәм федераль программаларның гамәлгә ашырылуы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде.

11.01.2025

Ишегалларының һәм тротуарларның норматив торышына системалы контрольне дәвам итү мөһим. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.

10.01.2025

Казанда ачык һавадагы Яңа ел вакыйгаларына 875 мең кеше килгән. Казан хакимияте Яңа ел каникулларында ачык һавада узган бәйрәм чараларына килүчеләр саны артуын билгеләп үтә. Бу хакта шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

06.01.2025

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне изге Раштуа белән чын йөрәктән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм дөньяның барлык христианнарын якты өметләр белән рухи яңарыш, миһербанлылык һәм игелек юлыннан барырга өнди.

31.12.2024

Татарстанда 26 декабрьдә ике түләүле юл – Алексеевск – Әлмәт трассасы һәм Вознесенск трактының икенче этабы буйлап хәрәкәт башланды. Бу вакыт эчендә алар буенча 139 мең автомобиль узган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.

31.12.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате. 

30.12.2024

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.

Чараны республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Комиссия рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Битләр: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>