Яңалыклар

25.11.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Хезмәт һәм эә белән тәэмин итү федераль хезмәте (Роструд) җитәкчесе урынбасары Ян Талбацкий белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

25.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Илья Денисов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

24.11.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның Әниләр көне белән котлавы.

23.11.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлында М-7 «Идел» автомобиль юллары, шулай ук «Шәле (М – 7) - Баулы (М – 5)» түләүле автомобиль юлы составындагы «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлы төзелешенең барышы белән танышты.

23.11.2024

Татарстанда Әниләр көнендә махсус хәрби операциядә катнашучы аналарга, күп балалы аналарга, шулай ук ятим балаларга аерым игътибар биреләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

23.11.2024

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең тәмамлануы һәм киләсе елга планнар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

23.11.2024

Татарстанда 2024 елның 23 ноябренә файдалануга торак тапшыру планы 97%ка үтәлгән - 3 млн 65 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

23.11.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе округы Арбитраж суды Рәисе Денис Плотников белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Арбитраж судлары, шул исәптән Татарстан Республикасы Арбитраж суды эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

22.11.2024

Казан университеты математика, физика, химия һәм гуманитар юнәлешләрдә дөньякүләм фәнни танып белүне үстерүдә мөһим роль уйнады. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының 220 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта белдерде. Чара Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнашты.

22.11.2024

ТР Хөкүмәте Йортында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы узды. Яклар фән, мәгариф, яшьләр сәясәте, туризм һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Битләр: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>