Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабул итте. РеспубликаРәисе Дәүләт Башлыгына төбәкнең икътисадый үсеше турында мәгълүмат бирде.
Рөстәм Миңнеханов нотыгын махсус хәрби операция темасыннан башлады. Республика хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча куелган барлык бурычларны да үти. Меңләгән татарстанлы МХО зонасында намус белән хезмәт итә. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе – үлгәннән соң. Батырлык ордены белән 1829 хәрби бүләкләнде», - диде ТР Рәисе.
Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барыла. 4389 тонна файдалы йөк формалаштырылган һәм җибәрелгән инде. Шефлыктагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызуга инде 2 млрд 614 млн сум юнәлдерелгән. 2025 елга план - 423 миллионлык өч объект. "Шулай ук без федераль коллегалар белән йортларны ремонтлау белән шөгыльләнәбез, 500дән артык кеше эшкә җәлеп ителгән. Бу юнәлештә эшлибез", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстан - эре сәнәгать төбәге: "Татарстан - полиэтиленның 24%ын, каучукның - 41%ын, йөк шиннарының - 61%ын, йөк автомобильләренең - 30%ын җитештерә һәм нефть чыгаруның 7%ы".
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, экспортның гомуми күләмендә чимал булмаган экспорт өлеше ике тапкырга диярлек арткан.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2024 елда тулаем төбәк продукты 5 трлн 200 млрд сум тәшкил иткән. Сәнәгать продукциясе күләме буенча республика 5 трлн 651 млрд. сумга җиткән. Төп капиталга инвестицияләр 1 трлн 435 млрд. сумга җиткән. Авыл хуҗалыгында үсеш 10% тәшкил итә, ә төзелештә – 17%.
Үз куәтләрендә 24,3 млн тонна нефть эшкәртелә, эшкәртү тирәнлеге – 99,4–99,5%. «СИБУР» төркеме предприятиеләре («Түбән Кама нефтехим» һәм «Казаноргсинтез»), «Аммоний», «КАМАЗ», «Соллерс», «Haier» компанияләре актив эш алып бара. Казан авиация заводында һәм Казан вертолетлар заводында зур модернизация алып барыла.
Авыл хуҗалыгы буенча республика гадәттәгечә алдынгы рәтләрдә. Сөт җитештерү буенча Татарстан илдә беренче урында, бәрәңге җыю буенча икенче урында, шикәр чөгендере буенча җиденче урында.
Республикада 3500 ИТ-компания исәпләнә, аларның табышы 225 млрд сумга җитә. Тармакта 42 меңгә якын кеше эшли.
Сәнәгать парклары инфраструктурасы яхшы икътисадый күрсәткечләр күрсәтә. «Алабуга» МИЗ – 238 млрд, «Мастер» КИП – 202 млрд, «Химград» - 96 млрд.
"Һәр проект дөньякүләм экологик нормаларга җавап бирә. Без „яшел“ һәм циркуляр икътисадның барлык таләпләрен үтибез. Һавага чыгарып ташлаулар булган үзебезнең җитештерүләрне модернизацияләү өлкәсендә җитди эшлибез һәм аларны сизелерлек киметтек», - дип игътибарны юнәлтте Татарстан Республикасы Рәисе.
Узган ел республикада 166 млрд сумлык социаль, мәдәни һәм инженерлык инфраструктурасының барлык төр объектлары төзелгән. 3,45 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» комиссиясе рәисе буларак, Владимир Путинга ипотека буенча ставкалар югары булу сәбәпле, торак төзелеше буенча кыенлыкларга бәйле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәчәк. Татарстан Рәисе шулай ук арендалы торак төзү зарурлыгына да игътибар итте.
Юллар төзелешенә 200 млрд сум җибәрелгән. Эре проектлар тормышка ашырылган: Түбән Кама һәм Чаллыны Кама аша күпер буйлап урап узу, ДХП механизмы буенча төзелгән «Алексеевск - Әлмәт» трассасы һәм «Вознесенск тракты» юлы.
Очрашу азагында Владимир Путин республика казанышларын югары бәяләде. «Татарстан - илнең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәге, ул тиз үсә», - дип ассызыклады Дәүләт Башлыгы.