Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең киләчәк үсеше планнары турында сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының тулы вәкиллекле йомгаклау киңәйтелгән утырышында катнашты.
Чара Казанның ИТ-паркында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тулы вәкиллекле уртак утырышында катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары - Татарстан Республикасы КЧСПБ рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровның Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешуга 99 ел тулу уңаеннан котлавы.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендә узган Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең (ВОИР) Попечительләр советы утырышында катнашты. Фикер алышуның төп темасы ВОИРның узган чордагы эш нәтиҗәләре һәм якындагы елларга амбициоз планнар булды, аерым басым 2025 елга ясалды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 81 еллыгы уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында катнашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин таможня хезмәткәрләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре - Халыкара таможня хезмәткәрләре көне белән котлады.
"Хөрмәтле таможня хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Халыкара таможня хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Беренче тапкыр халыкара таможня хезмәткәрләре көнен 1983 елда, Бөтендөнья таможня оешмасына 30 ел тулганда билгеләп үттеләр, - диелә котлау текстында.
Бүген, Россия студентлары көнендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан илкүләм тикшеренү технология университетының яңартылган киңлекләрендә булды һәм студентлар белән аралашты. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм башкалар озата йөрде.