«Безнең ишегалды" программасы буенча төзелеш эшләрен апрельдә башлау планлаштырыла

01.03.2025

«Безнең ишегалды» программасы буенча төзелеш эшләрен апрельдә башлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Арина Петрова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

2025 елда «Безнең ишегалды» программасы 678 ишегалдын колачлаячак. Төзелеш эшләрен башлар алдыннан милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләрен килештерергә кирәк, срогы - 14 март. Шулай ук төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын әзерләргә кирәк.

Бүгенге көндә беркетмәләр ишегалларының 55%ы буенча гына кабул ителгән. Тагын 115 комплект документлар килештерелгән, ә 190 комплект әле районнарда эшләнә.

Республиканың барлык районнары буенча җайланмалар җыю эше төгәлләнгән. Спецификацияләр «Татлизинг» генераль тәэмин итүчесенә тапшырылган, барлык субподрядчылар белән килешүләр төзелде һәм җайланмалар сатып алу һәм әзерләү өчен аванс җибәрелгән. Июнь ахырына кадәр җайланмаларның бөтен күләме складларда булачак.

Татарстан Рәисе кушуы буенча кышкы чордан соң ишегалларын карап тоту сыйфатын тикшерү өчен районнарга чыгу графигы төзелгән. Апрельдә төзелеш эшләренең башлануын параллель контрольдә тоту өчен 2025 ел программасында катнашучы районнарга бару планлаштырыла. Май аенда программаны узган елларда тәмамлаган районнарга сәяхәтләр оештырылачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.