Рөстәм Миңнеханов республиканың гыйбадәт объектларында дини йолалар һәм гыйбадәт кылулар үткәргәндә иминлекне тәэмин итәргә кушты

01.03.2025

ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмә барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың гыйбадәт объектларында дини йолалар һәм гыйбадәт кылулар үткәргәндә иминлекне тәэмин итәргә кушты.

Исегезгә төшерәбез, кичә кич, кояш баегач, изге Рамазан ае башланды."Традиция буенча күп кенә татарстанлылар шулай ук уразага кушылды. Республиканың барлык мәчетләрендә Рамазан ае дәвамында өстәмә догалар - тәравих намазлары укылачак, күпләрендә ифтарлар үткәреләчәк. Шулай ук православие динендәгеләрнең 3 мартта Бөек посты башлана", - диде республика Рәисе.

Ул дини оешмалар җитәкчеләренә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына, хокук саклау органнары белән бергәләп, чаралар үткәргәндә җәмәгать тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү буенча чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.