Яңалыклар

16.01.2025

Бүген Татарстан Рәисе, Күзәтчеләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов «Планетаның сыек углеводородлары запасларын рациональ үзләштерү» бөтендөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәгенең Халыкара күзәтчеләр советы утырышын уздырды.

Чара Казан федераль университетының (КФУ) фәнни китапханәсе бинасында узды.

Утырышта Советның 20 әгъзасыннан 17се катнашты, шуларның 11е залда иде, 6сы дистанцион форматта катнашты.

15.01.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Эш сәфәре кысаларында эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр планлаштырылган. Аерым алганда, Евразия халыклары ассамблеясе Генераль секретаре Андрей Бельянинов белән очрашу узды. Киләчәк хезмәттәшлек, төбәкара һәм халыкара дәрәҗәдә багланышларны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

15.01.2025

Татарстанда кече һәм урта бизнеска «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 6 ел эчендә 316 млрд сумлык 179 меңнән артык ярдәм чарасы күрсәтелгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Брифинг Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм төбәктә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру темасына багышланды.

15.01.2025

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты. Аны «Теләкләр чыршысы» янында балалар – «Беренчеләр хәрәкәте» федераль яшьләр оешмасы әгъзалары, «Адымнар» кхптелле белем бирү комплексы укучылары каршы алды.

15.01.2025

Бүген бу хакта Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга багышланган брифингтагы чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде. 

14.01.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты.

14.01.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Мөселманнары диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү шәһәре һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк регионы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Альбир Крганов белән очрашты.

14.01.2025

Казан Кремлендә 2024 елда волейбол буенча Россия Кубогы иясе «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубын хөрмәтләү тантанасы узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларны, тренерларны һәм команда хезмәткәрләрен дәрәҗәле трофей яулаулары белән котлады. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.

14.01.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, «Салават» җыр театрының сәнгать җитәкчесе Салават Фәтхетдинов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 10 гыйнварда татар эстрадасының төп тавышларының берсенә 65 яшь тулды.

13.01.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Прокуратурасы оешуга 303 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Тантана Татарстан Республикасы Прокуратурасының конференц-залында (Казан, Кремль ур.) узды.

Чара гадәттәгечә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкару белән ачылды.

Битләр: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>