ТР Төзелеш министрлыгы: 2025 елда 911 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла

01.03.2025

Капиталь ремонт программасы буенча, өстәмә лимитны исәпкә алып, 42 муниципалитетта 911 күп фатирлы йорт исемлеге төзелде. Шулардан 234 йортта 711 лифтны алмаштыру каралган, 688 йортта гомуми төзелеш эшләре башкарылачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнарны тоташтырып, киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Мәгариф өлкәсендә быел 213 объектта ремонт планлаштырылган. 33 мәктәп, интернат-мәктәп, балалар йортлары һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән 8 объект буенча дәүләт контрактлары төзелгән, 11 буенча аукцион уздырылган, дәүләт контрактлары 11 мартка кадәр төзеләчәк. Калган 14 объект буенча аукцион һәм дәүләт контрактлары бәяләмәсе март аена планлаштырылган.

Мәктәпләрдә 83 функциональ зонаны ремонтлау буенча аукцион узды, контрактларны 10 мартта төзү планлаштырыла. 74 мәгариф учреждениесендә азык-төлек блокларын ремонтлау буенча аукцион һәм дәүләт контрактлары март аена планлаштырылган. 11 балалар бакчасын ремонтлауга килгәндә, бер объект буенча контракт төзелгән, ике объект буенча аукцион узган инде, контрактлар - 10 мартка һәм калган 8 балалар бакчасы буенча аукционнар һәм дәүләт контрактлары мартка планлаштырылган. 8 ресурс үзәген ремонтлау буенча 4 объект инде контрактлаштырылган, бер объект буенча аукцион уздырылган, контрактларны 11 мартта төзү планлаштырыла. Калган 3 объект буенча аукционнар һәм дәүләт контрактлары март аена планлаштырылган. Һәм 4 тулай торакны ремонтлау буенча - бер объект буенча дәүләт контракты төзелгән, тагын бер объект буенча аукцион уздырылган, контракт - 11 мартка һәм калган ике объект буенча аукцион һәм дәүләт контрактлары мартка планлаштырылган. Закон нигезендә төзелгән объектлар буенча - гомуми белем бирү оешмаларын ремонтлау эшләренең барышы турында төзелеш-монтаж эшләре 6%ка башкарылган. 3 объект эшләнә. Биектау районының Дөбъяз авылында балалар бакчасы буенча үтәлеш 17% тәшкил итә. Апас штп. аграр көллиятне ремонтлау буенча планлаштырылган күләмнең 6%ы үтәлгән.

Сәламәтлек саклау тармагында барлык 226 объект буенча аукционнар һәм дәүләт контрактлары март аена планлаштырылган.

«Мәдәният» тармагының барлык 27 объекты буенча да шундый ук хәл.

Яшьләр сәясәте тармагына 34 объект кергән. 8 яшьләр үзәгеннән бер федераль объект буенча аукцион һәм дәүләт контракты март аена планлаштырылган, 7 республика объектыннан бишесенә аукцион уздырылган, алар буенча дәүләт контракты 11 мартка планлаштырылган, калган ике объект буенча аукционнар һәм дәүләт контрактлары март аена планлаштырылган. 13 балаларны савыктыру лагереннан 5 объект буенча аукцион узган, дәүләт контрактларын 10 мартта төзү планлаштырыла. Калган 8 лагерь буенча аукцион һәм дәүләт контрактлары март аенда планлаштырылган. 4 яшүсмерләр клубының берсе буенча аукцион узган, контракт - 10 мартта һәм 3се буенча аукцион һәм дәүләт контрактлары мартка планлаштырылган. 9 психологик-педагогик ярдәм бинасыннан 5 объект буенча аукцион уздырылган, контрактлар - 11 мартка һәм калган дүрт объект буенча аукционнар һәм дәүләт контрактлары шулай ук мартка планлаштырылган.

Социаль яклау министрлыгы ведомствосындагы 80 объектның 31е буенча дәүләт контрактлары төзелгән, халыкны эш белән тәэмин итүнең 49 үзәге буенча аукционнар үткәрү һәм контрактлар төзү март аена планлаштырылган. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре буенча төзелеш-монтаж эшләре 10%ка үтәлгән. Эшләр 13 объектта башланган.

«Экология» тармагының гидротехник корылмаларны ремонтлау, елгалар суларын чистарту һәм күлләрне чистарту эшләре башкарылачак 22 объектыннан 17 объект буенча аукционнар һәм дәүләт контрактлары март аена планлаштырылган. 5 объект буенча контрактлар төзелгән, шулардан эшләр Нурлат һәм Спас районнарында башланган. 9 урманчылык бинасы, 5 ветеринария берләшмәсе бинасы, 5 авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасы буенча аукционнар - 5 мартка, контрактларны 17 мартка төзү планлаштырылган. 20 спорт объекты, 5 янгын сүндерү-коткару бүлеге, 30 Эчке эшләр министрлыгы бинасы һәм «РосСельхозЦентр» федераль учреждениесенең бер бинасы буенча аукционнар һәм дәүләт контрактлары март аена планлаштырылган.

Башка республика программалары кысаларында гамәлгә ашырыла торган 39 объектның 10 башкарма комитет бинасы буенча аукционнар - 5 мартка, контрактлар төзү - 17 мартка, хәрби комиссариатларның 18 бинасы, ике муниципаль архив, ике җәмәгать судьялары бинасы һәм Росгвардия карамагындагы 7 бина буенча аукционнар һәм дәүләт контрактлары мартка планлаштырылган.

Нотыкның икенче өлешендә министр халыкның торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү дисциплинасы һәм предприятие һәм оешмаларның куелган энергия ресурслары өчен бурычлары турында сөйләде. Халыкның түләү дисциплинасын мониторинглау соңгы елларда ел башында түләүләрнең аз җыелу тенденциясен ачыклый, икенче яртыеллыкта җыемның артуы күзәтелә.

Үткәрелгән анализ нигезендә, агымдагы елның гыйнварында республика буенча ТКХ өчен халыкның түләүләр җыю дәрәҗәсе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,6%ка арткан һәм 95,6% тәшкил итә. Уртача еллык дәрәҗә 98,9% тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 0,3%ка түбәнрәк. Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 79,8%ка җиткән.

Торак-коммуналь комплексы оешмалары тарафыннан кулланылган энергия ресурслары өчен бурычлар турында. 2025 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч суммасы 229 млн сумга якын тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20 млн сумнан артык кимү күзәтелә. Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер елда бурыч суммасының 3,7 млн сумга артуы теркәлә. Агымдагы елның 1 февраленә бурычларның гомуми суммасы 17 млн 831 мең сум тәшкил итә. Идарәче оешмаларның җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте алдындагы бурычы 1 февральгә 7 млн 552 мең сумга кимегән һәм 147 млн 745 мең тәшкил итә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.