Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Бөек Петр политехник университетының Мактаулы докторы булды

16.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Бөек Петр политехник университетының Мактаулы докторы булды. Бүген югары уку йортының Гыйльми советы утырышлар залында диплом һәм мантия тапшыру тантанасы узды.

Республика Рәисе күрсәтелгән мәртәбә өчен тирән рәхмәтен белдерде. "Бөек Петр Санкт-Петербург политехник университеты - илнең инженер белем бирүенең берсүзсез лидеры. Ул илебез икътисадының барлык база тармакларын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, уку йорты җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның фәнни-мәгариф комплексы, Санкт-Петербург академик бергәлеге кебек үк, дәүләт башлыгы куйган стратегик бурычны хәл итүгә - фән һәм техниканың барлык мөһим өлкәләрендә илебезнең технологик лидерлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

«Чын күңелдән Бөек Петр университетына яңа уңышлар һәм казанышлар, ә югары уку йорты коллективына нык сәламәтлек һәм иминлек телим», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«СПбПУның Мактаулы докторы» исеме Россиядә һәм чит илләрдә зур эш алып баручы, академик мохиттә гомумкешелек һәм мәдәни кыйммәтләрне пропагандалауга ярдәм итүче күренекле фән эшлеклеләренә, шулай ук дәүләт, дин һәм җәмәгать эшлеклеләренә бирелә.

СПбПУның Мактаулы докторы университетның Гыйльми советы утырышларында киңәш бирү тавышы хокукы белән катнашырга, университетта лекцияләр укырга һәм фәнни тикшеренүләр уздырырга, университет ресурсларыннан файдаланырга, СПбПУ үткәргән конференцияләрдә, симпозиумнарда һәм фәнни укуларда катнашырга хокуклы.

Белешмә өчен:

Санкт-Петербург Бөек Петр политехник университетына 1899 елда нигез салына. Илнең әйдәп баручы техник югары уку йорты булып санала һәм инженер-техник кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә университетта 34 меңнән артык студент укый, шул исәптән 350 татарстанлы. Югары уку йорты составына 12 институт, өстәмә белем бирү бүлекчәләре, «Яңа җитештерү технологияләре» фәнни-тикшеренү институтының компетенцияләр үзәге, «Алдынгы цифрлы технологияләр» дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни үзәге, берләштерелгән фәнни-технологик институт, фәнни-мәгариф үзәкләре, берничә махсуслаштырылган фәнни-җитештерү структуралары һ. б. керә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.