Санкт-Петербургка визиты кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Петр политехник университетында белем алучы Татарстан студентлары белән очрашты.
Бүген югары уку йортында Татарстан Республикасыннан 350 студент белем ала. Активны республика Рәисе белән очрашуга чакырдылар.
Әңгәмә барышында студентларны Татарстанда фәнни-тикшеренү үзәкләрендә һәм предприятиеләрдә стажировка узу һәм эшләү өчен нинди мөмкинлекләр бар икәне кызыксындырды.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, предприятиеләрдә квалификацияле кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Бүген максатчан белем бирү турындагы шартнамәләр буенча Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче 5,5 меңнән артык югары уку йорты студенты белем ала.
Моннан тыш, предприятиеләр базасында югары уку йортлары кафедраларының филиаллары төзелә. "Инженерларга килгәндә, Татарстан Республикасында алар иң кирәкле белгечләр рәтенә керә", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. «Россия эше» мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформада төбәк эш бирүчеләре тарафыннан төрле профильдәге «инженер» белгечлеге буенча 1,1 меңнән артык вакансия игълан ителгән.
Аерым тема Татарстан белән Санкт-Петербургның университет дәрәҗәсендәге хезмәттәшлегенә, аерым алганда, белем һәм проектлар белән уртаклашуны киңәйтү мәсьәләләренә багышланды.
Республиканың кайбер университетлары СПбПУ белән актив эшли. Алар арасында: Казан илкүләм тикшеренү техник һәм технологик университетлары, шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты. Бүген аларга Әлмәт дәүләт технология университеты һәм «Иннополис» Университеты кушылды.
Имзаланган килешүләр яңа проектларны гамәлгә ашыру һәм аларга студентларны җәлеп итү мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.